Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зоопарк караучысы утырган машинаны мөгезборын берничә тапкыр әйләндереп каплаган - видео

Зоопарк караучысы утырган машинаны мөгезборын берничә тапкыр әйләндереп каплаган - видео

news_top_970_100
Зоопарк караучысы утырган машинаны мөгезборын берничә тапкыр әйләндереп каплаган - видео
Германиядәге "Серенгети" зоопаркында туристлар машинага утырып йөри. Алар җәнлекләрне машинада килеш кенә күзәтә. Кусини исемле мөгезборын зоопарк караучысы утырган автомобильгә һөҗүм иткән. Ул машинаны берничә тапкыр әйләндереп каплаган, җимереп бетерә язган. Бу турыда "Вести"каналы хәбәр итте.

Зоопаркта эшләүче Фабрицио Сепе исемле ир-ат машинада утыра. Мөгезборын һөҗүм иткәч ул куркып кала, машина әйләнгәндә бәрелеп, тәне күгәрә.

Соңрак бу кеше dpa агентлыгы хәбәрчесе белән аралаша. "Мөгезборын бу зоопаркта ел ярым яши икән, ул әле яңа җәнлек булып санала", - дип әйтә ул. Шуңа күрә мөгезборын ияләнү чорын кичерә һәм аны зоопаркка килгән кешеләр янына бик сирәк кенә чыгаралар икән.

Фабрицио бу хайванның үзенә ни сәбәпле ачуланганын аңламый да калган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100