Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зиратта елан чаккан 25 яшьлек кызны хастаханәгә алып барып җиткерә алмаганнар

Зиратта елан чаккан 25 яшьлек кызны хастаханәгә алып барып җиткерә алмаганнар

news_top_970_100
Зиратта елан чаккан 25 яшьлек кызны хастаханәгә алып барып җиткерә алмаганнар
Саратов өлкәсенең Александр-Гайский районында 25 яшьлек хатын-кыз үлгән. Өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хатынның елан чагудан үлгән булуы мөмкин дип фаразлый. Аны Морозов авылы янындагы зиратта елан чаккан булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

РИА Новости агентлыгының экстрен хезмәтләрдәге чыганагы әлеге вакыйга турында сөйләгән. 25 яшьлек кыз гаиләсе белән бергәләп зиратка бара. Шунда аны елан чага. Биш минут эчендә бу кешенең хәле китә, ул аңын югалта.

Имгәнгән кызның ире елан агуын суырып чыгармакчы була. Шуннан соң аны фельдшер янына алып китәләр. Ләкин ФАПка барып җиткәндә, хатынның пульсы да, аңы да булмый инде. Авыл фельдшеры аны аңга китерергә тырыша, реанимация чараларын башкара, ашыгыч ярдәм чакыралар.

Елан чакканнан хатынны машинага салып, туганнары ашыгыч ярдәм машинасына каршы китә. Ләкин бу хатынны исән килеш хастаханәгә алып барып җиткерә алмыйлар.

Өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хатын анафилактик шоктан вафат булган дип фаразлыйлар. Шулай да үлемнең төгәл сәбәбе судмедэкспертизадан соң билгеле булачак дип аңлаталар.

Россиянең кайсыбер төбәкләрендә эссе һава торышы булу сәбәпле, каракортлар барлыкка килгән. Каракорт - куркыныч һәм агулы үрмәкүч. Ул тешләсә, кеше үләргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100