Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зиратка барышлый авариягә очрап, биш кеше елгада батып үлгән

Зиратка барышлый авариягә очрап, биш кеше елгада батып үлгән

news_top_970_100
Зиратка барышлый авариягә очрап, биш кеше елгада батып үлгән
Ростов өлкәсендә өч хатын-кыз һәм ике ир-ат зиратка барышлый авариягә очраган. Алар утырган машина Дон елгасына төшеп киткән һәм кешеләр батып үлгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Фаҗига 27 апрельдә төш вакытында Константиновск шәһәре читендә була. Биш кеше бер җиңел машинага утырып, зиратка туганнары каберенә бара. Башлангыч версия буенча, машина йөртүче идарәсен югалта һәм иномарка елгага төшеп китә.

Салондагы бер кеше дә котыла алмый - биш кеше берьюлы һәлак була. Өч хатын-кыз мәетен тапканнар инде, ир-атларны әле эзлиләр, диелгән бу хәбәрдә.

Якшәмбе көнне машинаны автокран ярдәмендә елгадан алганнар. Kia Rio машинасын судан тартып чыгарган мизгелләрне видеога төшергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100