Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Зимняя вишня” сәүдә үзәгендәге фаҗигадә кызын һәм өч оныгын югалткан хатын 20 миллион сум компенсация таләп итә

“Зимняя вишня” сәүдә үзәгендәге фаҗигадә кызын һәм өч оныгын югалткан хатын 20 миллион сум компенсация таләп итә

news_top_970_100
“Зимняя вишня” сәүдә үзәгендәге фаҗигадә кызын һәм өч оныгын югалткан хатын 20 миллион сум компенсация таләп итә
Ольга Тиханкина – өч баласы белән бергә Кемероводагы “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә фаҗигадә һәлак булган Елена Вострикованың анасы. Ул матди зыян итеп 20 миллион сум – һәлак булган һәр туганы өчен бишәр миллион сум акча таләп итә. Бу турыда “Косомольская правда” сайты яза. 

“Мин бу гражданлык шикаятен һәр туганым өчен йөз тапкыр арттырырга әзер”, - ди Ольга Тиханкина.

Кайгыдан борчылган хатын кызы белән соңгы тапкыр сөйләшүен искә ала. Ул кызына кинотеатрдан чыгалармы икәнен белешеп шалтыраткан булган.

“Юк, әни, безнең өстән бикләгәннәр”, - Еленаның соңгы сүзләре шул була. Шуннан соң тагын бер тапкыр шалтыраткач, Елена телефонын ала, тик бер сүз дә дәшми. Телефоннан Ольганың оныгы – Аня Вострикова кычкырганы гына ишетелә. Елена һәм өч баласы янып һәлак була.


Кемероводагы “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын 2018 елның 25 мартында булды. Янгын дүртенче катта урнашкан батут чокырыннан килеп чыккан дип фаразлана. Биредә шугалак, кафе, өч заллы кинотеатр, фитнес-үзәк була.

Яна торган бинадан 60 кеше чыгып котыла алмый, шулар арасында 41 бала һәлак булды. Кешеләр ут һәм төтен капкынына эләгә. Эвакуация ишекләре исә блокировкаланган була.

“Зимняя вишня” үзәгендә кешеләр үлеме буенча өч җинаять эше ачыла, унбиш кеше кулга алына. Шул исәптән Кемерово буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Мамонтов, Кемерово өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Григорий Терентьев, Кемерово өлкәсе буенча Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Тәнзилә Комкова, аның улы Эдуард Комков, Кемерово өлкәсе буенча Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе урынбасары Светлана Шенгерей, “ИСК Ресурс” ААҖ гендиректоры Никита Чередниченко. “Зимняя вишня” экс-гендиректоры һәм хуҗасы Вячеслав Вишневский халыкара эзләүгә биргәннән соң Польшада тоткарлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100