Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист һәм тарихчы Владимир Кара-Морза вафат

Журналист һәм тарихчы Владимир Кара-Морза вафат

news_top_970_100
Журналист һәм тарихчы Владимир Кара-Морза вафат
Россиядә билгеле тарихчы һәм тележурналист Владимир Кара-Морза алтмышынчы яшендә вафат. Бу хакта үзенең Фейсбук битендә улы, кече Владимир Кара-Морза хәбәр иткән.

"Әтием. Иртәнге сигездә китте", - дип язган ул.

Владимир Кара-Морза телевидение тамашачыларына туксанынчы елларда "Останкино" (хәзерге Первый канал) телеканалындагы тапшырулары белән билгеле. Соңыннан ул НТВ телеканалында эшләде, "Сегодня в полночь" тапшыруын алып барды. Владимир Кара-Морза - Кырым татарларының аянычлы тарихына багышланган тапшырулар әзерләгән журналистларның берсе иде.

Кара-Морза 1959 елда Мәскәүдә туган. Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. 2007 елдан Россия телевидениесе академиясе әгъзасы. Россия журналистлар берлеге әгъзасы.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100