Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Заводта секс-җәнҗал: Инженер бер хатынның күкрәген тоткан?

27 яшьлек хатын-кыз белән 28 яшьлек ир-ат аулак урында очрашкан булган.

news_top_970_100
Заводта секс-җәнҗал: Инженер бер хатынның күкрәген тоткан?

Мәскәү янындагы Зеленоград шәһәрендәге зур заводта секс-җәнҗал чыккан. Оператор хатын-кыз инженер-технолог булып эшләүче ир-атны интим яктан бәйләнүдә гаепли. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итә.

Интим гамәлләр өчен инженерга җинаять җаваплылыгы яный. Бу эшне тикшерүчеләр өйрәнә, диелгән әлеге хәбәрдә.

27 яшьлек Евгения 10 декабрьдә полициягә гариза яза. Кыз сүзләренчә, 28 яшьлек Константин дүрт көн элек Евгениягә интим яктан бәйләнә. Кичке унберенче яртылар тирәсендә Евгения бер кабинетта Константин белән очраша. «Шул вакытта ул минем күкрәгемнән тотты», — дип сөйли кыз.

Евгения бу хәлгә бик хурлана һәм бүлмәдән елап чыгып китә. Бу мизгел видеокүзәтү камерасына эләгә.

Константин исә бу вакыйганы үзенчә аңлата. «Евгения шушындый хәлне үзе махсус китереп чыгарды», — дип сөйли. Сәбәбе — моңа кадәр Константин белән завод җитәкчелеге арасында килеп чыккан конфликт, ди.

Хәзер җитәкчелек Константинга эштән китү турында гариза язарга кушкан.

Константин бу оешмада дүрт ел эшли. Аның эше химик матдәләр белән бәйле участокта. Инженер-технолог эш урынында хезмәткәрләрнең хокуклары саклану тәртибе белән килешмәвен белдерә. Константин фикеренчә, 150 кеше эшли торган цехта тәрәзәләр булмау дөрес түгел. Зыянлы урында эшләгән өчен, өстәмә түләнергә тиеш дип исәпли.

Җәй көнне инженер хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итә. Заводта тикшерү уздыруны сорый. Экспертлар исә цехта хезмәткәрләр өчен куркыныч юк дип таба.

Константин фикеренчә, хезмәт инспекциясе белән җәнҗал чыгарган өчен, җитәкчелек аннан үч ала. Интим гамәлләрдә гаепләү дә шул үчнең бер ысулы дип саный.

Имеш, Евгения җитәкчелек белән килешеп, инженерны «статьяга» китерә. Константинны «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаеплиләр. «Мине көчләүче дип күрсәтәләр. Мин аның белән сөйләшергә дә куркам», — ди Константин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100