Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Забайкальеда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны Казан адвокаты якларга әзер

Забайкальеда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны Казан адвокаты якларга әзер

news_top_970_100
Забайкальеда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны Казан адвокаты якларга әзер
Казан адвокаты Руслан Нагиев Забайкальеда сигез хезмәттәшен атып үтергән Төмән егете Рамил Шәмсетдиновны якларга әзер. Бу турыда ул социаль челтәрдәге битендә язган, дип хәбәр итте "Татар-информ".

Хәзер аның коллегалары Равил Тугушев һәм Сәет-Мөхәммәд Чапанов Читага киткән. Алар Рамил Шәмсетдиновны яклау белән шөгыльләнәчәк.

Нагиев сүзләренчә, адвокатлар Рамилнең гамәлләре квалификациясен аффект халәтендә эшләнгән гамәлләр дип үзгәртер өчен тырыша.

"Суд практикасы күрсәткәнчә, солдатлар мондый гамәлләрне аффект халәтендә эшли. Безнең тактика шуңа нигезләнергә дә мөмкин. Хәзер минем коллегаларым Сәет-Мөхәммәд Чапанов һәм Равил Тугушев Читага китте инде. Алар Рамил белән очрашып, эш материаллары белән танышырга җыена", - дип сөйләгән Нагиев "Коммерсант" басмасына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100