Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйдә бер ир-ат үз анасын вәхшиләрчә үтергән

Анасын кыйнаган ирне бергә яшәүче хатыны да туктата алмаган.

news_top_970_100
Зәйдә бер ир-ат үз анасын вәхшиләрчә үтергән

20 ноябрьдә Татарстанның Зәй шәһәрендә пенсионер хатынны үтергәннәр. «Татарстан24» телеканалы әлеге фаҗига турында хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 63 яшьлек хатынны үз улы үтергән. Бу ир-ат әнисен башта кыйнаган, аннан соң буып үтергән.

Күршеләре сүзләре буенча, бу ир-ат әнисе белән тыныч кына яши. Ике атна элек улы командировкадан кайта. Фаҗига буласы көнне ул шактый гына салып ала. Әнисенә карата агрессия шуның белән бәйле булуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

44 яшьлек егет анасын вәхшиләрчә кыйный. Башына, күкрәкләренә аяклары белән тибә. Шуннан соң электр чыбыгы белән буа башлый. Бу тавышны ишетеп әлеге ир-ат белән бергә яшәүче хатын килеп чыга. Ул чыбыкны тартып ала. Ләкин җинаятьче барыбер башлаган эшен төгәлләгән — әнисен үтергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100