Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәй районында бер ирнең автомобильне таяк белән ватуын видеога төшергәннәр

Зәй районында бер ирнең автомобильне таяк белән ватуын видеога төшергәннәр

news_top_970_100
Зәй районында бер ирнең автомобильне таяк белән ватуын видеога төшергәннәр
"Подслушано в Заинске" төркемендә бер видео чыкты. Бер ир машинада утырган йөртүчегә таяк белән ташлана, машинасын җимерә. "Ул аңа тибә! Ул машинаның тәрәзәсен ватты!" - дип комментарий бирә видеога төшергән үсмер. Ир машинаны җимерә, йөртүчегә дә суга. Автомобильдә утырган кеше машинасыннан чыкмый, ахыр чиктә, машинасын кабызып, качып китә. 

Шаһитлар әйтүенчә, бу хәл кичә Зәйнең үзәгендә булган. 

Төркемдә утыручыларны шәһәр уртасында көпә-көндез булган шушындый хәл түгел, ә видеога төшергән үсмернең бу хәлне төшергәндә сүгенүе гаҗәпләндергән.

"Нинди яшь, ә өлкәннәр кебек сүгенә!" - дип язалар. Гәрчә бу үсмернең сүзләрен "мат" дип шартлы рәвештә генә әйтеп була, чөнки ул башлыча "кап..." дигән сүзләр куллана. 

Бер укучы исә: "Нигә балага ябышасыз? Монда аның күз алдында кеше үтерәләр. Әти-әни балага аңлатырга тиеш - андый хәл булганда төшереп торырга кирәкми, йөгерергә кирәк, ярдәмгә өлкәннәрне чакырырга кирәк! Җинаятьче балага да ябышырга мөмкин бит!" - дип язган.

Әмма төркемдә: "Анасы баланы күрсә, дөрес сөйләшергә өйрәтер", - дип дәвам иткәннәр. Ирина исемле укучы исә: "Баланың кап... дип әйтүенә шаккаткансыз, ә көпә-көндез шәһәр үзәгендә шушындый хәл булуына беркемнең дә исе китми! Моның ни әһәмияте бар - бала ничек сөйләшмәс? Анда машинаны гына түгел, кешене таяк белән кыйныйлар!" - дип яза.

Видео бер генә сәгать эленеп торды - аны төркемнән алганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100