Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз кызын үтереп, мәетен тураклап, чүплеккә ташлаган ир-атны ун елга хөкем иттеләр

Үз кызын үтереп, мәетен тураклап, чүплеккә ташлаган ир-атны ун елга хөкем иттеләр

news_top_970_100
Үз кызын үтереп, мәетен тураклап, чүплеккә ташлаган ир-атны ун елга хөкем иттеләр
Башкортстанда 72 яшьлек ир-атны кызын үтергән өчен 10 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте. 

2018 елның ноябрендә Уфаның Дөм районында бер хатын-кызның сул кулы табыла. Экспертлар ачыклаганча, бу кул 2015 елда чабып алынган була. Хокук саклаучылар югалган кешеләрнең исемлеген тикшерә, ләкин бу кулның хуҗасы исемлектә булмый. Аны дүрт ай чамасы эзлиләр һәм башкаланың Дөм районында яшәгән хатын-кызга тукталалар.

"Тикшерүче-криминалистлар һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре якын-тирәдә яшәүчеләрне тикшерә башлый. Сораштырган вакытта бер хатын-кыз кирәкле мәгълүматны әйтә. Ул 2015 елда күршедә яшәүче хатын-кызның югалуы турында сөйли. Югалган кеше әтисе белән яши. Бу ата кызының 2015 елда югалуы турында әйтә. Ул полициягә дә мөрәҗәгать иткән булган. Шуннан соң экспертиза ясыйлар. Табылган кулның бу ир-атның якын туганы булуы ачыклана. Полициягә килгән мөрәҗәгатьләрне кабат тикшергәч, әлеге хатын-кыз югалуы турында хәбәр булмавы ачыклана. Шулай итеп аның әтисеннән шикләнә башлыйлар", - дип хәбәр иткәннәр Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

72 яшьлек ир-ат фатирында кан эзләре дә табыла. Дәлилләр китерә торгач, ир-ат гаебен таный. 2015 елда ул каты исерек була һәм 42 яшьлек кызы белән талаша. Әти кеше кызының башына йодрык белән суга һәм хатын шунда ук җан бирә. Җинаять эзен яшерү өчен, бу ир-ат кызының мәетен тураклый. Үтерүче мәет кисәкләрен шәһәрдәге төрле чүп-чар мичкәләренә салып чыга, бер өлешен суга батыра.

"Мәрхүмә хатынның мәетен тулысынча табып бетереп булмый. Шулай да, тикшерүчеләр ир-атны гаепләү өчен тиешле күләмдә дәлилләр туплый. Гаепләнүченең шәхесен өйрәнгәндә аның үзенең хатынын һәм хатынының анасын үтергән өчен хөкем ителгән булуы да ачыклана. Ул вакытта аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. 2005 елның октябрендә ул үзенең туганының улы үтерергә маташкан өчен, кызын үтерү белән янаган өчен 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган", - дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100