Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлия Началованың "Последний герой" тапшыруында катнашучылар арасында вафат булган җиденче кеше икәнен санап чыгарганнар

Юлия Началованың "Последний герой" тапшыруында катнашучылар арасында вафат булган җиденче кеше икәнен санап чыгарганнар

news_top_970_100
Юлия Началованың "Последний герой" тапшыруында катнашучылар арасында вафат булган җиденче кеше икәнен санап чыгарганнар
"Комсомольская правда" Юлия Началованың "Последний герой" телевизион реалити-шоуында катнашучылар арасында вафат булган җиденче кеше икәнен санап чыгарган. Юлия Началова бу тапшыруының дүртенче сезонында катнашкан иде. "Комсомольская правда" моны сәер тенденция дип атый. 

"Последний герой" тапшыруы 2002 елда башланды. Аның асылы - геройлар ике командага бүленеп, кешесез утрауда яши башлый. Экватордагы - Филиппиндагы утрауда яшәү шартлары бик кырыс. 

Моннан тыш, утраудагы мораль атмосфера да киеренке. Кешеләр каршы команда белән генә түгел, бер-берсе белән дә ярыша һәм җиңү өчен иптәшләрен куып чыгарырга тиеш. Җиңәсе килгән кеше команда өчен иң күп эшләгән кешегә каршы булырга тиеш. 

Бу тапшыруның дуслык, ярдәмчелек кебек хисләрне бетерүгә корылган булуын күп тәнкыйтьләделәр. Аның шигаре дә "Остаться в живых" дип атала иде.

Юлия Началова, утраудагы шартларга чыдый алмыйча, үз теләге белән уенны ташлап чыгып киткән иде. Аның белән бер сезонда рэпер Децл, җырчы Жанна Фриске катнашты.


Тапшыруның идея авторы, ОРТ каналының балалар һәм күңел ачу тапшырулары редакциясе директоры, 38 яшьлек Сергей Супонев 2001 елда Идел өстендә кар машинасында йөргәндә яр буендагы корылмаларга бәрелеп һәлак булды.


Рэпер Децл - Кирилл Толмацкий 35 яшендә  2019 елның 3 февралендә кисәк вафат булды. 


40 яшьлек Жанна Фриске 2015 елның 15 июнендә ми рагыннан үлде. 


31 яшьлек режиссер, актер Сергей Бодров 2002 елда Кармадон тарлавыгында кар ташкыны астында калып һәлак булды. 


61 яшьлек режиссер Вера Глаголева 2017 елда ашказаны рагыннан үлде.

 

62 яшьлек Крис Кельми, яңа елны бәйрәм иткәннән соң, 2019 елның 1 гыйнварында йөрәге тотып вафат булды.

Началова кичә, 16 мартта Мәскәү хастаханәләренең берсендә вафат булды. Вафат булуның сәбәбе - подагра һәм шикәр диабеты авырулары нәтиҗәсендә килеп чыккан кан агулану. Җырчыга нибары 38 яшь иде. Ул 12 яшьлек кызы Вераны ялгызы тәрбияли иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100