Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлия Началованың хәле тагын да кискенләшкән: йөрәге һәм кан тамырлары тиешенчә эшләми

Юлия Началованың хәле тагын да кискенләшкән: йөрәге һәм кан тамырлары тиешенчә эшләми

news_top_970_100
Юлия Началованың хәле тагын да кискенләшкән: йөрәге һәм кан тамырлары тиешенчә эшләми
Комада яткан җырчы Юлия Началованың хәле кискенләшкән, дип яза Лайф.ру. Аның йөрәге һәм кан-тамырлары тиешенчә эшләми. 

Хәзерге вакытта табиблар җырчыны дәвалау планына үзгәрешләр кертү турында уйлый. Якын арада табиблар консилиумы җыелачак. 

38 яшьлек Юлия Началова 8 март көнне хастаханәгә эләгә. Җырчының канында шикәр күләме артуы һәм башка авырулары да кискенләшүе билгеле була. Началованың менеджерлары башта бу хәбәрне кире какты, "саташу" дип атады, җырчының Италиядә ял итүе турында яздылар. Соңрак Юлия Началованың туфли белән аягын кыруы сәбәпле, тикшеренү узуын әйттеләр. 

Соңрак РЕН ТВ Юлия Началованың авыр хәлдә булуын - ясалма сулыш аппаратына тоташтырылуын хәбәр итте.

Сайт язуынча, Юлия Началова подагра белән авырый. Җырчы бу авырудан дәвалана алмавы турында сөйләгән булган. Бу авыруны "Корольләр чире" дип атыйлар. Чөнки ул элекке заманда тәмле ашап яшәгән байларда гына күзәтелгән. Бу маддәләр алышынуы бозылуы белән бәйле авыру, бөерләр организмдагы шлакны чыгара алмый. Шул сәбәпле, буыннарга тоз утыра. 

Җырчының кискен авырып китүенең башка сәбәпләре әлегә билгеле түгел. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100