Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлия Началовага операция ясаганнар

Юлия Началовага операция ясаганнар

news_top_970_100
Юлия Началовага операция ясаганнар

Җырчы Юлия Началованың аягына операция ясаганнар. Операция вакытында кан китә башлаган, табиблар аның гомерен саклап кала алган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Юлия Началованың хәле авыр дип хәбәр ителә. Ул аңына килмәгән. Аның якыннары берни дә хәбәр итми. Төрле чыганаклардан билгеле булганча, җырчы шикәр диабеты һәм подагра (матдәләр алмашы бозылу) авыруы белән интеккән. Аның хастаханәгә эләгүенә кечкенә генә күңелсезлек - туфли белән аягын кыру сәбәпче була. Юлиянең авыруы көчәя, аны хастаханәгә салалар һәм ул реанимациягә эләгә.  Ул мөстәкыйль рәвештә суламый башлый һәм аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтыралар.

Юлия Началованың концерт менеджерлары, җырчының имиджына зыян китермәс өчен, авыруы хакында мәгълүматны ахыр чиккәчә яшерергә тырышты. 

"Стархит" сайты язуынча, җырчының аягында гангрена башлаган һәм шул сәбәпле аның аягын кисәргә мөмкиннәр. 


Операциядән соң Юлия янына әти-әнисеннән башкаларны кертмәгәннәр. "Стархит" язуынча, җырчының үпкәләре ялкынсыну куркынычы бар. Юлия Началованың менеджерлары җырчының хәле уңайлануына өметен белдергән.

Юлия Началова кызы Вера белән.

Юлия Началова күптән түгел генә Италиядә ялда булды, шундагы фотоларын Инстаграмга урнаштырды. Мәгълүмат чаралары аның кулларында авыруының - подаграның эзләре булуы хакында язды. 

Италиядә ял иткәндә җырчы тормышының һәр мизгеленең кадерен белүе турында язды. "Дусларым, тормышыгызның һәр секундының кадерен белегез! Кешеләрне, балаларыгызны, әти-әниегезне, якыннарыгызны, дусларыгызны яратыгыз! Тискәре уйлар белән үзегезне ашамагыз, үсештә булыгыз, үзегезне камилләштерегез. Шатлыгыгыз белән уртаклашыгыз, исән-сау булуыгызга Ходайга шөкер итегез!" - дип язган иде ул. 

Юлия Началова 1981 елда Воронежда туган. 1991 елда "Утренняя звезда" тапшыруы бәйгесендә җиңгәннән бирле сәхнәдә. 2004 елда беренче ире - Дмитрий Ланский белән аерылышкач көчле нерв авыруы белән интегә. 2006 елда футбуолчы Евгений Алдонинга кияүгә чыга, шул ук елда аларның кызлары Вера туа. 2011 елда аерылыша. Аерылышканнан соң да рәсми рәвештә Алдонина булып кала. 2011-2016 елларда хоккейчы Александр Фролов белән рәсми булмаган никахта яши. 

Началова күкрәкләрен зурайту максатыннан пластик операция ясата, ул уңышсыз үтү сәбәпле, каны агулана һәм бөерләренә зыян килә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100