Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлдан чыгып баручы кызны иномарка куып җитеп бәреп киткән мизгел видеога эләккән

Юлдан чыгып баручы кызны иномарка куып җитеп бәреп киткән мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Юлдан чыгып баручы кызны иномарка куып җитеп бәреп киткән мизгел видеога эләккән

13 ноябрьдә Таганрогның Лиза Чайкина урамында Range Rover машинасы бер кызны бәрдергән. Кыз юл аша «зебра"дан чыгып бара торган булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Авария вакытында урамда салкын була. Кар һәм боз яткан асфальттан зур тизлектә машина килә. Юлның бу урынында «40 км\сәг» дигән чикләү билгесе дә була.

Бу вакытта юл аша җәяүлеләр чыгып бара. Алар зур тизлектә килгән машинаны абайламый кала. «Зебра»дан барган кыз паникага бирелә һәм йөгерә башлый. Машина йөртүче исә туктый алмаслыгын аңлап, рулен читкә бора.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, авария тротуардан берничә сантиметр ераклыкта гына килеп чыга. Зур иномарка кызны шунда куып җитә. Бәрелгәннән соң кыз читкә очып китә. Машина исә берничә дистә метр узып киткәч кенә туктала.

Кызның сынган урыннары юк, ул бәрелеп имгәнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100