Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юл фаҗигасендә һәлак булган Габделкәрим хәзрәтнең хатыны Зилә: "Капка төбенә машина туктагач, балалар “Әти кайтты”, дип чыгып чаптылар, әмма "әтиегез башка кайтмаячак" дигән куркыныч хәбәр килде...

Мөслим районы имамы Габделкәрим хәзрәтнең хатыны Зилә Моратова Татарстан мөселманнарына ирен соңгы юлга озатуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен ирештереп хат язган. Габделкәрим хәзрәт узган җомгада Казаннан диссертация яклап кайтып килгәндә юл һаләкәтенә очрап вафат булды. Аның алты баласы ятим калды. Зилә Моратованың ачык хаты ВКонтакте социаль челтәрендә Казанның Кабан арты мәчете төркемендә урнаштырылган, аны республика имамнары үз аккаунтлары аша да тарата.

news_top_970_100
Юл фаҗигасендә һәлак булган Габделкәрим хәзрәтнең хатыны Зилә: "Капка төбенә машина туктагач, балалар “Әти кайтты”, дип чыгып чаптылар, әмма "әтиегез башка кайтмаячак" дигән куркыныч хәбәр килде...

"Шөкер сүзләре.

Хөрмәтле кардәшләр.

Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга вакытлыча китергән һәм Үзенең Китабында кат-кат шуны кабатлап, исебезгә төшереп тора. Дөньяда кемне генә яратсаң да, бер көн аның белән аерыласың, күпме генә яшәсәң дә, барыбер китәсең, күпме генә җыйсаң да, буш кул белән каласың, нәрсә генә кылсаң да, ул гамәлеңнең ачы яки татлы җимешен күрәсең. Бу нәрсәләрне беләбез, аңлыйбыз кебек тә, ләкин, аерылу сынаулары үз башыңа төшкәндә, җиңел түгел икән. Әтиебез эш буенча Казанга еш йөрде, бу юлы да аны озатканда, тиздән шатлыклы хәбәрләр белән кайтыр дип көттек. Диссертациясен уңышлы гына яклавын да шалтыратып әйтте. Икенче көнгә иртән балалар белән аны көтәргә керештек. Кичен сабыйлар үз куллары белән камыр басып, әтиләре кайтуга дип печеньелар пешереп куйдылар. Капка төбенә машина килеп туктагач, балалар шатланышып: “Әти кайтты, әти кайтты”,- дип чыгып чаптылар. Әмма, килгән машина әтиебезнеке булып чыкмады. Әтиегез башка кайтмаячак дигән куркыныч хәбәр килде.

Габделкәримнең гәүдәсен туган авылына алып кайтуны оештырган, машина җибәргән, юу, озату, җиназа эшләрен оештырган кардәшләребезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Күпме районнардан меңләгән дуслары аның өчен соңгы доганы кылу өчен килгәнсез. Гаиләсенә, балаларына матди ярдәм булсын дип бик күп акчалар җыйгансыз. Озату эшләренең башында торучы Мөслим районы башлыгы Рамил абый Муллинга, Татарстанның мөфтие Камил хәзрәткә, барча мөслимлеләргә, авылдашларына, Габделкәрим белән бергә ничә еллар эшләгән хәзрәтләргә рәхмәт яусын.

Аллаһы Тәгалә барыгыздан да разый булсын. Гаиләләрегез тигез булып, бергәләшеп балаларыгызны үстерергә, бер-берегезнең кадерләрен белеп яшәргә насыйп итсен.

Раббым, Габделкәримнең гөнаһ-хаталарын ярлыкасын. Аны Үзенең оҗмах бакчаларына кертеп, аңа яшел кош булып очып йөрергә язсын. Ахирәте бу дөньясыннан хәерлерәк булсын.

Ихтирам белән Габделкәрим хәзрәтнең җәмәгате Илфак кызы Зилә".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100