Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юл аша чыгып баручы алты кешене иномарка таптаган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган

Юл аша чыгып баручы алты кешене иномарка таптаган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган

news_top_970_100
Юл аша чыгып баручы алты кешене иномарка таптаган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган
23 октябрьдә төш вакытында Санкт-Петербург шәһәрендә ике автомобиль бәрелешә, шуннан соң алар җәяүлеләр йөри торган "зебра"га килеп керә. Бу вакытта юл аша кешеләр төркеме чыга бара. Кимендә алты кеше имгәнә. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Volkswagen машинасы светофорның кызыл төсе янган вакытта юл чатына килеп керә. Ул зур тизлектә килеп, Renault машинасына бәрелә. Шуннан соң ул җәяүлеләр йөри торган юл уртасында тәбәсенә әйләнеп каплана, кешеләрне таптый.

Алты кешене хастаханәгә китергәннәр. Җәяүлеләрнең бишесе уртача авыр хәлдә, Renault йөртүчесенең хәле авыр, диелә хәбәрдә.

Әлеге аварияне видеокүзәтү камерасы төшереп ала. Бу кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте. Видеода сурәтләнгәнчә, светофорның яшел төсе янгач, кешеләр юл аша чыга башлый. Volkswagen зур тизлектә килә, тормозлый башлый һзм түбәсенә әйләнеп каплана, кешеләрне таптый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100