Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югалып калган һәм газга баскан: Иномарка алты хатын-кызны таптаган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган

Югалып калган һәм газга баскан: Иномарка алты хатын-кызны таптаган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган

news_top_970_100
Югалып калган һәм газга баскан: Иномарка алты хатын-кызны таптаган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган
Иркутск өлкәсендә бер машина алты хатын-кызны таптаган. Бу урыннан кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

9 майда Мамоны бистәсендә бер машина артка таба бара башлый. Ул парковкада торган машинаны бәрдерә. Шуннан соң машина йөртүче газга баса һәм алда торучы алты хатын-кызны таптый. Бу мизгелләрне видеокүзәтү камерасы төшереп тора. 

 

"Машина белән 40 яшьлек ир-ат идарә итә. Ак төстәге машина парковкада торганда ялгыш артка бара башлый һәм чит кеше машинасына тия. Ир-ат бу хәлдән югалып кала һәм күчерү тартмасын алга таба хәрәкәт итүгә күчерә. Ул каты итеп газга басып җибәрә. Якын тирәдә торучы кешеләр берни абайламый да кала. Машина зур тизлектә килеп, алты хатын-кызны таптый. Бу хатыннарның дүртесе олы яшьтә була", диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта имгәнүчеләргә ярдәм күрсәтелгән, машина йөртүче тоткарланган. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча баш идарәсенең ВКонтакте челтәрендәге рәсми аккаунтында урнаштырылган видео кадрларында бу ир-ат авария ничек килеп чыгуын аңлата. Ул югалып калуын, барысы да очраклы килеп чыгуын әйтә. 

Ведомство хәбәр иткәнчә, 40 яшьлек ир-ат "Тойота" автомобилен бистәнең бер урамына парковкалап куя һәм вак ремонт эшләрен башкара. "Ул капотны күтәрә дә руль артына утыра. Шул вакытта бу ир-ат педальләрне бутаган дип фаразлана. Иномарка хәрәкәт итә башлый һәм янда басып торучы кешеләрне таптый, тагын бер автомобильне дә бәрдерә", диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100