Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Юлия Началованың авыр хәлдә булуы турында сүзләр ни дәрәҗәдә дөрес?

Җырчы Юлия Началованың авыр хәлдә булуы турында сүзләр ни дәрәҗәдә дөрес?

news_top_970_100
Җырчы Юлия Началованың авыр хәлдә булуы турында сүзләр ни дәрәҗәдә дөрес?

Җырчы Юлия Началова бик авыр хәлдә Мәскәү сырхауханәләренең берсенә реанимациягә эләккән дип хәбәр итте бүген РЕН ТВ. Канал хәбәр итүенчә, 38 яшьлек җырчының хәле бик авыр. "Табиблар әйтүенчә, җырчының кандагы шикәр күләме арткан. Началованың башка җитди авырулары да бар", - дип хәбәр итә Началова.

Юлия Началованың агенты  бу хәбәрне кире какты һәм "саташу" дип атады. Агент әйтүенчә, җырчы Римда ял итә. Моны исбатларга теләп, инстаграмда Юлиянең Римдагы фотосы элеп куелды. Әмма журналистлар да, Юлиянең аккаунтына язылучылар да моңа ышанмады. "Үзе кайда?" дип сорауларга агент җавап бирә алмады.

Әмма күпмедер вакыттан соң бу хәбәрнең уйдырма булмавы ачыкланды. Юлия Началованың инстаграмында "җырчының хәле бик яхшы, ул Мәскәү клиникаларының берсендә тикшеренә" дигән хәбәр чыкты. Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Юлиядә берничә ел элек подагра табылган булган. Аны Рим табиблары дәвалаган. 

"Юлия озак вакытлар эшләү нәтиҗәсендә аягын кырды. Шул сәбәпле, аңа ял һәм дәва кирәк. Хәзерге вакытта Юлия рус табибларында (текстта шулай - ИТ) дәвалана. Барыгызның да тынычлануыгызны, Юлиянең проблемаларына артык игътибар итмәвегезне, аның туганнарына, менеджерларына шалтыратмавыгызны сорыйбыз. Коточкыч авырулар тагып кую, хәлне начарайту, сөякләрдә бию һәм кешенең кайгысын уртаклашкан булып кылану - әдәпсезлек. Исегездә тотыгыз, барлык тере кешеләр, шул исәптән йолдызлар да хастаханәгә эләгә. Дима Билан һәм Лобода кебек титаннар белән булган хәл дә шуны күрсәтә. Кирәк булса, ярдәм сорарбыз", - дип яза җырчының пиар менеджеры Анна Исаева.

Укучылар бу аңлатуга да ышанмыйча, "Ә нишләп үзе җавап бирми?" дип язды. 

"Московский комсомолец" язуынча, җырчы хастаханәгә 8 март көнне эләккән. Ул аягына зыян китергән була, җәрәхәтен тиешенчә эшкәртмәү сәбәпле, ул үлек җыя башлый, температурасы 40 градуска күтәрелеп, хастаханәгә эләгә. Аның каны агулануы ачыклана. Началова реанимациягә салынган, дип яза "Московский комсомолец". 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

#Repost @isaeva.anya with @get_repost ・・・ От лица пресс службы Юлии Началовой хочу пояснить ситуацию, которая взбудоражила многие СМИ сегодняшним утром. С артисткой все благополучно. Пользуясь временным затишьем в съемках масштабного шоу, в котором она принимает участие, Юлия проходит общее обследование организма в одной из клиник Москвы. Как известно, несколько лет назад у Юлии диагностирована подагра. Лечением этого заболевания она перманентно занимается. В связи с этим, на днях, она прошла обследование у известного доктора в Риме. Кроме того, как любой современный человек, она поддерживает свой организм, особенно в весенний период. Сейчас, после больших физических нагрузок, полученных в результате долгих съемок (и ношения каблуков) Юлия попала в небольшую неприятность – она стерла ногу. В результате ей потребовались лечение, отдых и поддержка тонуса. Поэтому сейчас Юлия продолжает обследование у русских врачей. Просим всех успокоиться, не проявлять излишнего внимания к проблемам Юлии, не терроризировать телефоны всех ее родных и менеджмента и просто иметь такт. Манера приписывать страшные болезни, усугублять ситуацию, устраивать «пляски на костях» и проявлять якобы «сочувствие» к людям, ради собственных рейтингов - совершенно беспардонна. Не забывайте, что все живые люди, и даже звезды иногда попадают в больницы (недавний случай с такими титанами как Д. Билан и Лобода тому подтверждение), и поверьте, мы со всеми знакомы. При необходимости, мы обратимся за помощью сами. Спасибо за сочувствие и сопереживание. Исаева Анна, пиар менеджер артистки. @julianachalova

Публикация от Юлия Началова (@julianachalova)

Былтыр февраль аенда Юлия Началова белән күңелсез хәл булган иде. Аның машинасын ЮХИДИ инспекторлары туктата. Аны алкоголь куллануда шикләнәләр, җырчы медицина тикшерүеннән баш тарта. Нәтиҗәдә, суд аны машина йөртү таныклыганнан 1,5 елга мәхрүм итә. 

Судта җырчы бу адымын ДПС хезмәткәрләренең дорфа тотуыннан куркуы белән аңлата.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100