Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Юлия Началованы, "Афәрин!" дип кычкырып, ак табутта җирләгәннәр

Җырчы Юлия Началованы, "Афәрин!" дип кычкырып, ак табутта җирләгәннәр

news_top_970_100
Җырчы Юлия Началованы, "Афәрин!" дип кычкырып, ак табутта җирләгәннәр
Бүген Мәскәүнең Троекур зиратында җырчы Юлия Началованы җирләгәннәр. Ул 38 яшендә авырудан вафат булды. 

Җырчыны җирләгәндә аның клипларыннан өзекләр күрсәтелде һәм җырлары яңгырап торды, дип яза Вести.ру. Табуты янында җырчының якыннары - әтисе, элекке ире Евгений Алдонин һәм кызы Вера басып торган.

Журналистлар язганча, Юляны кәләшне җирләгән кебек озатканнар - ап-ак табутта, ак җәймәгә төреп, чәчәкләргә күмеп.

Җырчы белән хушлашырга меңләп кеше килгән. Алар арасында Филипп Киркоров, Запашныйлар, Лариса Долина, Анастасия Стоцкая, Ирина Салтыкова, Катя Лель, Бари Алибасов һәм башка танылган шәхесләр булган.  

"Ул бик ихлас иде", - дип искә алган Началованы Филипп Киркоров. Аңа начар булганда да ул һәрвакыт елмая иде, дигән ул.

Филипп Юлиянең авырып йөрүе турында белмәгәнен әйткән. Шуңа кайгылы хәбәр аны шокта калдырган.    

Яшь, матур, талантлы җырчының шулай иртә китеп баруын күпләр шәхси кайгылары дип кабул иткән.

Катя Лель Юлиянең "чын батыр" булуын әйткән. Нинди генә хәлдә булуга карамастан, аның һәрвакыт матур булуын искәрткән. 

Җырчы Виктор Салтыков Юлияны "тыйнак кыз" дип атаган. "Ул кырыс, икейөзле һәм әрсез шоу-бизнес дөньясында янып үлде", - дигән җырчы.

Юлияне "Афәрин!" дип кычкырып озатканнар. Күпләр елады, дип яза журналистлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100