Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йортта газ шартлаганда могҗиза: "Роза Люксембург" диван артында исән калган

20 сентябрьдә Башкортстанның Кырмыскалы районында Олы Күл авылында бер катлы дүрт фатирлы йортта газ шартлады. Фатирлар җимерелде, кешеләр һәлак булды.

news_top_970_100
Йортта газ шартлаганда могҗиза: "Роза Люксембург" диван артында исән калган
Газ шартлаган йорт хәрабәләрен актарганда, могҗиза булган. Янгын сүндерүчеләр җимерекләр арасыннан кечкенә той-терьер токымлы этне табып алган. Роза Люксембург исемле көчек исән калган. Бу турыда bash.news хәбәр итте.

Этне коткарганда, хуҗалар урамда булган.

Коткаручылар хайванны диван эченнән тапкан. Шартлау вакытында газ плитәсе диван ягына килеп төшкән. Шул плитә диванны каплап, этне саклап калган. Хәзер Роза Люксембург исән, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Бу йортта сигез кеше яшәгән. Балалар булмаган. Янгын да чыкмаган. Кешеләрне вакытлы урыннарга күчереп торганнар. 87 яшьлек ир-ат һәм 74 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Тагын ике кешене хастаханәгә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100