Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйләр якын урнашу сәбәпле, Башкортстанда берничә йорт берьюлы янган

Өйләр якын урнашу сәбәпле, Башкортстанда берничә йорт берьюлы янган

news_top_970_100
Өйләр якын урнашу сәбәпле, Башкортстанда берничә йорт берьюлы янган
23 июльгә каршы төндә Башкортстанның Белорет районындагы Кагы авылында коточкыч янгын була. Алты кеше йорт-җирсез кала. Аларның каралты-куралары бөтенләй янып бетә. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Башинформ" хәбәр итте.

Кагы авылындагы янгын турында иртәнге бишләр тирәсендә Үрге Әүҗән авылындагы коткаручыларга хәбәр итәләр. Урынга янгын сүндерүчеләр, Кагы урманчылыгының янгын сүндерү машинасы бара, авыл халкы килә.



Янгын сүндерүчеләр килгәндә пенсионер хатын белән ир-ат яши торган йорт һәм аның каралты-куралары яна торган була. Йорт аралары якын булу сәбәпле, ут күршеләргә күчә. Бу йортта олы кешеләр дә, бала да була.

Шулай итеп пенсионерларның йорты янып бетә, оныгы белән пенсионер хатын яши торган күрше йортына да зыян килә. Бу йортның каралты-куралары янып бетә. Өченче йортны янгын сүндерүчеләр саклап кала. Кешеләр имгәнми.



Янгынны сүндерү өчен 1,5 км ераклыктан - Агыйдел елгасыннан су ташыйлар. Йортлар бик тыгыз урнашу да ут белән көрәшергә комачаулый, диелә бу хәбәрдә.

Коткаручылар киңәше:

  • электр җиһазларын челтәргә тоташтырылган килеш калдырып китмәгез,
  • электр энергиясен күп куллана торган көчле приборларны челтәргә берьюлы тоташтырмагыз,
  • электр үткәргечләрен төйнәп, чолгап куймагыз, ишек арасына кыстырмагыз, үткәргечләрне газ, су торбалары артына куймагыз,
  • электр җылыткычларын пәрдәләр, челтәрләр янына куймагыз, җылыткычта кием киптермәгез,
  • электр үткәргечләрен карап тотыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100