Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйгә пенсия китергән почта ташучыны хуҗа ир белән хатын чиратлашып буып үтергән

Өйгә пенсия китергән почта ташучыны хуҗа ир белән хатын чиратлашып буып үтергән

news_top_970_100
Өйгә пенсия китергән почта ташучыны хуҗа ир белән хатын чиратлашып буып үтергән

Кубань якларында почта ташучы хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр. Ул пенсия өләшкәндә, бер йортка кергән. Йорт хуҗалары хатынны чиратлашып буган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

37 яшьлек Евгения Жогина 4 гыйнварда югалган. Бу көнне ул Бузиновская станицасында яшәүчеләргә пенсия өләшергә, ике йортка квитанция кертергә җыена. Почта ташучыда 96 мең сум акча була.

Полиция хезмәткәрләре, волонтерлар югалган хатынны эзли башлаган. Аның фотоларын автобусларга ябыштырып чыкканнар. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Югалган хатын керергә тиеш булган йортларны тикшергәннәр.

Авылдагы бер гаилә - 29 яшьлек хатын һәм аның 30 яшьлек ире  Евгения Жогинаны үтергән дигән шик туган. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат хатынын җинаять эшләргә күндерә — алар почта ташучыны үтерергә, акчасын үзләштерергә карар кыла.

Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе мәгълүматы буенча,  почта ташучы хатын 4 гыйнварда  көндезге икеләр тирәсендә бу йортка пенсия китерә. Хуҗа хатын почта ташучыны өйгә алып керә. Бу вакытта урамда яңгыр була. Почта ташучы бүлмәгә узгач, хуҗабикә аның башына чүкеч белән суга. Хуҗа ир исә корбанның муенына җеп урый. Җинаятьчеләр Евгенияне, тәмам җан биргәнче, чиратлап буалар.

Үтерүчеләр мәетне үз машиналарына чыгарып сала. Өйләреннән ерак түгел генә урында урман полосасына алып барып яшерәләр. Мәетне җиргә күмеп, өстенә ботаклар салалар.

Ир белән хатынны үтерүдә гаеплиләр, алар сак астына алынган. Почта ташучы хатынның нәни улы ятим калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100