Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә үлгән бер яшьлек сабыйның анасы хастаханәгә барудан баш тарткан булган

Өйдә үлгән бер яшьлек сабыйның анасы хастаханәгә барудан баш тарткан булган

news_top_970_100
Өйдә үлгән бер яшьлек сабыйның анасы хастаханәгә барудан баш тарткан булган
Мәскәүнең көньягында бер яшьлек сабый бала үлгән. Россия Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган. Башкаланың Сәламәтлек саклау департаменты баланың анасы хастаханәгә барудан баш тартканын хәбәр итә. Бу турыда "Вести" каналы язды.

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, 15 июньдә кичке якта бер яшьлек кыз баланың температурасы күтәрелә. Сабыйның хәле китә. Баланың ата-анасы ашыгыч ярдәм чакыра. Ләкин табиблар баланы хастаханәгә алып китми. Берникадәр вакыттан соң бала өйдә вафат була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетытың Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Хәзерге вакытта җинаять эше ачылган, медицина хезмәткәрләреннән сорау алалар, судмедэкспертиза билгеләнгән.

Башкаланың Сәламәтлек саклау департаменты матбугат хезмәте дә бу вакыйга турында аңлатма биргән. Алар ашыгыч ярдәм табиблары бу бала янына берничә тапкыр барды, дип белдерә. Беренче тапкыр килгән табиблар балада җил чәчәге (ветряная оспа) булуын ачыклый. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре баланы хастаханәгә алып китәргә тәкъдим итә. Ләкин баланың анасы хастаханәгә барудан баш тартып язу язып бирә.

Мәскәүнең Сәламәтлек сакау департаменты сайтында хәбәр ителгәнчә, ашыгыч ярдәм табиблары авыру кыз турында мәгълүматны балалар поликлиникасына бирә. 16 июньдә авыру бала янына табиб-педиатр килә. Педиатр баланы карый һәм тиешле күрсәтмәләрен бирә.

17 июньдә тагын ашыгыч ярдәм чакыралар. Табиб баланы карый, киңәшләрен бирә. Табиб киткәч, ике сәгать ярымнан соң ашыгыч ярдәм пультына чакыру килә. Бу юлы бала аңын югалтуын һәм мөстәкыйль рәвештә сулыш ала алмавын хәбәр итәләр. Ашыгыч ярдәм табиблары 10 минутта килеп җитә. Реанимация чаралары уздыруга карамастан, бер яшьлек кыз баланы коктара алмыйлар.

"Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала кисәк кенә сулыш туктау сәбәпле үлгән. Сулыш туктау ашказанындагы матдәләрнең сулыш юлларына (бронхларга) керүе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Сәламәтлек саклау департаменты вакыйганың ничек килеп чыгуын ачыклау өчен балык мәгълүмат белә уртаклашырга әзер", диелә Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100