Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә эш эшләмәгән өчен ачуы чыккан ир хатынын каз түшкәсе белән кыйнап үтергән

Ир хатынга аяклары белән тибә, куллары белән суга, кулдан ясалган чебен үтергеч белән бәргәли.

news_top_970_100
Өйдә эш эшләмәгән өчен ачуы чыккан ир хатынын каз түшкәсе белән кыйнап үтергән

Башкортстанның Сибай районара тикшерү бүлеге 64 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Хәйбуллин районында яшәүче бу кеше хатынын кыйнап үтергән өчен суд каршына басачак. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Ведомство хәбәре буенча, узган ел сентябрь аенда Хәйбуллин районындагы авылларның берсендә фаҗига була. Табын корып утырганда, ир белән хатын талаша башлый. Ир хатынын күп эчкән өчен битәрли. Бергә җыйган малны эчеп бетерүдә, йорт эшләрен эшләмәүдә гаепли. Ачуы чыккан ир хатынын кыйнап ташлый. Аяклары белән тибә, куллары белән тукмый. Кулдан ясалган чебен үтергеч белән суккалый. Табынга дип чалган каз түшкәсе белән бәргәли. Җәнҗалдан соң, кыйналган хатын йокларга ята. Ләкин бераздан аның хәле китә һәм ул озак та тормыйча, җан бирә.

«Ир хатынның йөрәге авыртып үлде дип уйлый. Ләкин судмедэкспертиза нәтиҗәләре буенча, хатын кыйнап имгәнгәнгә үлгәне ачыклана. Тикшерү барышында ир гаебен тулысынча таный», — дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсендә.

Хәзерге вакытта җинаять эше буенча расланган гаепләү карары чыгарылган. Хатынын үтергән ирне суд хөкем итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100