Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яшелчә тәрбиялисем юк": 40 яшьлек ир-атның җитди авыруы билгеле булгач, хатыны өйдән куып чыгарган

"Яшелчә тәрбиялисем юк": 40 яшьлек ир-атның җитди авыруы билгеле булгач, хатыны өйдән куып чыгарган

news_top_970_100
"Яшелчә тәрбиялисем юк": 40 яшьлек ир-атның җитди авыруы билгеле булгач, хатыны өйдән куып чыгарган
Сызрань шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек ир-атны хатыны өйдән куып чыгарган. Ир-ат җитди авырый башлагач, хатын куркып кала, "яшелчә"гә әверелгән ирне тәрбияләргә теләми. Шулай итеп авыру ир танышларын күчеп яши башлый һәм шунда үлә. Бу вакыйга турында КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Хастаханәдә тикшеренү узганда, 40 яшьлек ир-атка куркыныч диагноз куялар. Ул өенә кайта һәм кайгылы хәбәрне хатыны белән уртаклаша. Шул мизгелдән хатын иреннән авырыксына башлый. Ул иренең бөтенләй хәлсезләнгәнен көтеп тормаска була. Хатын вак-төяк сәбәп табып талаш чыгара һәм аерылышу турында сүз кузгата. Шуннан соң ул авыру ирне өйдән куып чыгара.

"Ачуы чыкканда ул, "ирем урынга егылса, "яшелчә" тәрбияләп ятмыйм", дип кычкырды. Шулай итеп ире безнең янга килде һәм бер атна гына булса да яшәп торырга сорады. Аның әти-әнисе вафат инде, үзенә торырга урын да юк. Авылда олы абыйлары яши", - дип сөйләгән өйдән куып чыгарылган ирнең танышлары.

Авыру ир-атны танышлары үзләрендә яшәргә калдыра. Ләкин өч атнадан ул вафат була. Мәрхүмнең танышлары КТВ-Луч каналына мөрәҗәгать иткән. Алар хатынның вәхшилегенә шакката. Ирнең хатыны гаебе белән үлгәнен исбатларлык дәлилләр юк. Ләкин хатыны белән талаш чыгу ирнең гомерен кыскартты, дип саный танышлары.

"Дустыбыз күз алдында янды. Ул бик тиз ябыкты. Йоклаганда да ыңгыраша иде. Авыртудан интекте. Берьюлы ул чүп түгәргә чыгып китте һәм урамда егылган. Шуннан торып баскан, өйгә керде һәм елап җибәрде. Егылдым әле мин, ди. Бетеүм шушы ахрысы, ди. Без табиб чакырдык, тик соң иде инде. Икенче төнне дустыбыз үлде", - дип сөйли мәрхүмнең танышлары.

Алар усал хатынга карата бернинди начар хис тә кичерми, үч алырга да теләми. Бу хәл башка гаиләләрдә кабатланмасын, гыйбрәт булсын иде, дип сөйлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100