Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә яшәүче кыз бала эчендә 7 килолы шеш үскән

Яшел Үзәндә яшәүче кыз бала эчендә 7 килолы шеш үскән

news_top_970_100
Яшел Үзәндә яшәүче кыз бала  эчендә 7 килолы шеш үскән
Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе (ДРКБ) белгечләре лапаротомия операциясе ясап, 12 яшьлек авыру кыз бала эченнән 7 кг авырлыктагы шеш алган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Операцияне Балалар республика клиник хастаханәсенең беренче хирургия бүлеге белгечләре ясаган.  

Авыру баланың корсагы соңгы 2 ай эчендә бик зур булып үсә. Баштарак аның әти-әнисе моңа игътибар бирми. Корсак бик зурайгач, баланың әти-әнисе яшәү урыны буенча Яшел Үзән шәһәре сырхауханәсенә мөрәҗәгать итә. Баланы табиб карый. УЗИ тикшеренүләре үтәгәннән соң, кызда зур шеш булуы ачыклана. 

Пациентканы ашыгыч рәвештә Балалар республика клиник хастаханәсенә җибәрәләр. МРТ ярдәмендә тикшергән вакытта баланың таз сөяге янында сыеклык рәвешендәге зур шеш булуы раслана. Хирурглар, клиниканың онкогематологлары һәм гинекологлар бергәләп, шешне алып ташлау өчен операция ясарга карар кыла.  

“Операция уңышлы узды. Хәзерге вакытта кызны бүлек белгечләре күзәтә”, - дип әйткән табиб-балалар хирургы Рөстәм Исмәгыйлев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100