Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзән районында йортта газ шартлап, бер хатын янып үлгән

Мәрхүмә хатын күрше йортка ярдәм итәргә кергән була.

news_top_970_100
Яшел Үзән районында йортта газ шартлап, бер хатын янып үлгән
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге шәхси йортта янгын чыккан. Фаҗига вакытында 52 яшьлек хатын-кыз янып үлгән. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Бистәдә яшәүче бер хатын өендәге газ миче янында күмерләнгән электр үткәргече күреп ала. Ул, ярдәм сорап, күршеләрен чакыра. Күрше хатыны һәм аның ире газ мичен карарга керә. Шул вакытта өйдә шартлау була. Йорт хуҗасы һәм күрше ире чыгып китеп өлгерә. Ярдәм итәргә дип кергән күрше хатын аңын югалтып егыла һәм янып үлә. Ир-ат хатынын сөйрәп чыгарга тырышып карый, тик булдыра алмый диелгән әлеге хәбәрдә.

Янгын көнкүрештә кулланыла торган газ шартлаудан башланган. Белгечләр шартлауның сәбәбен ачыклый.

Бистә кешеләре сүзләренчә, бу урамда электр уты көчәнеше белән проблемалар булган. Шул сәбәпле электр үткәргечләре янып чыгуы ихтимал диелгән әлеге хәбәрдә.

Шаһитлар "бомба шартлаган кебек булды", дип сөйли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100