Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яшь, яхшы гаилә иде": Ике нәни бала, аларның әнисе янып үлгән, өч ир-ат имгәнгән

"Яшь, яхшы гаилә иде": Ике нәни бала, аларның әнисе янып үлгән, өч ир-ат имгәнгән

news_top_970_100
"Яшь, яхшы гаилә иде": Ике нәни бала, аларның әнисе янып үлгән, өч ир-ат имгәнгән
Башкортстанның Тәтешле районындагы Югары Тәтешле авылында 5 ноябрьгә каршы төндә фаҗига була. Бер йортта ике баласы белән бер хатын янып үлә. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Янгын сүндерүчеләр йорт хәрабәләрен актарганда 2 һәм 8 яшьлек бала, аларның 29 яшьлек әнисенең мәетен табып ала. Фаҗигадә тагын өч ир-ат имгәнә, аларны хастаханәгә озаталар. 
 


Авыл җирлеге администрациясе мәгълүматы буенча, бу гаилә яхшылар рәтендә санала, бер төрле хисапта та тормыйлар. Бу йортта алар вакытлыча яши, якында яңа йорт төзиләр.

"Яхшы гаилә. Ире физкультура-сәламәтләндерү комплексында эшли, хатынын һәм балаларын тәэмин итеп тора. Хатыны балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Яшь, яхшы гаилә иде. Ни сәбәпле янгын чыкканын әйтә дә алмыйм, тикшерүчеләр ачыклый. Янгын турында хәбәр итү җайланмасына килгәндә, бу аларның йорты түгел. Алар Гәрәбаш авылында теркәлгән, анда янгын турында хәбәр итү җайланмасы куелган", - дип сөйли Югары Тәтешле авыл җирлеге рәисе Флорида Мостафина.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әлеге фаҗига турында социаль челтәрдә язган. "Без планлы рәвештә үлем очракларын киметү өчен тырышабыз, беренче нәтиҗәләр дә бар. Ләкин Тәтешледәге коточкыч янгында ике бала, аларның анасы үлде. Башка күп очраклардагы кебек үк, бу очракта да янгын турында хәбәр итү җайланмасы ярдәм иткән булыр иде. Ул аларның бар иде. Ләкин аны башка урынга куйганнар. Гаилә яңа йорт төзегәндә туганнарында яшәп торган", - дип яза төбәк башлыгы.

Балтач районара тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100