Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшүсмерләр унике яшьлек кызга ут төрткән

Урамда йөргән балаларга яшүсмерләр төркеме һөҗүм иткән.

news_top_970_100
Яшүсмерләр унике яшьлек кызга ут төрткән

Ленинград өлкәсенең Волхов шәһәрендә яшүсмерләр төркеме 12 яшьлек кызның башлыгына ут төрткән. Кыз баланың бите пешкән. Аны хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Кыз белән бергә аның дусты да имгәнә. Бу малай кыз баланы якламакчы була. Аны да яшүсмерләр төркеме кыйнап ташлый.

Тикшерү комитеты хәбәре буенча, Волхов шәһәре хастаханәсенә 12 яшьлек малай һәм кызны китергәннәр. Кызның бите пешкән, малайның күкрәк читлеге имгәнгән. Хәзерге вакытта бу эш белән тикшерүчеләр шөгыльләнә.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, 29 гыйнвар кичендә Волхов шәһәре урамнарының берсендә билгесез яшүсмерләр кызның башлыгына ут төртә. Кыз белән бергә баручы малайга берничә тапкыр сугалар», диелгән ведомство хәбәрендә.

Ведомствода ачыклык керткәнчә, кызның бите беренче дәрәҗәдә пешкән. Кыз травматология бүлегендә дәвалана. Имгәнгән кызның сәламәтлеге уртача авырлыкта дип бәяләнә. Малайның күкрәк читлеге имгәнгән. Аны табиблар караган һәм өенә кайтарып җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100