Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада яшь әни нәни кызын тугызынчы кат тәрәзәсеннән тотып ыргыткан

Уфада яшь әни нәни кызын тугызынчы кат тәрәзәсеннән тотып ыргыткан

news_top_970_100
Уфада яшь әни нәни кызын тугызынчы кат тәрәзәсеннән тотып ыргыткан

Уфа шәһәренең Киров районында ике яшьлек бала тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшә. Әлеге хәл 13 мартта көндезге ун тирәсендә була. Баланы 21 яшьлек анасы тотып ыргыткан. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Вакыйга турында Уфаның информацион-диспетчерлык үзәгенә хәбәр итәләр. «Урынга ашыгыч ярдәм бригадасы, полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылар барды. 21 яшьлек хатын нәни кызын тәрәзәдән тотып ыргыткан. Шуннан соң үзе дә тәрәзәдән сикергән», — дип аңлатканнар Уфа шәһәренең Гражданнарны саклау идарәсендә.

Вакыйганың сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Уфа шәһәренең Киров районы тикшерүчеләре тугызынчы каттан ана белән бала егылып төшү буенча тикшерү башлаган. «2 яшьлек кыз һәм аның 21 яшьлек әнисе имгәнгән. Хәзерге вакытта аларга медицина ярдәме күрсәтелә», диелгән Россия Тикшерү комитетының Башкорстан буенча идарәсе хәбәрендә.

Ике яшьлек кыз хәзер реанимациядә, аның хәле бик авыр. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Яшь гаилә декабрьдән бирле бу йортта фатир арендалап торган. Әлегә расланмаган мәгълүмат буенча, баланың медицина карточкасында мондый язу булган: «Әнисенең психик статусында тайпылышлар булу сәбәпле, күзәтеп тору таләп ителә».

Шаһитлар, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре фикеренчә, бала белән ана тугызынчы каттан егылып төшеп исән калу — үзе бер могҗиза. Табиблар әлегә бернинди дә фаразлар бирми. 

«Башкортстан» телевидениесе фаҗига булган фатирдан кадрлар күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100