Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь ир хатынының битенә аягы белән тибә-тибә кыйнап ташлаган

Яшь ир хатынының битенә аягы белән тибә-тибә кыйнап ташлаган

news_top_970_100
Яшь ир хатынының битенә аягы белән тибә-тибә кыйнап ташлаган
Тверь шәһәренең Мәскәү районында яшәүче ир-ат хатынын вәхшиләрчә кыйнап ташлаган. Бу турыда Тверь сайты хәбәр итте.

Яшь ир белән хатын машина сатарга җыена. Алар машина бәясен килешә алмыйча, талаша башлый. Шуннан соң ир үзенең хаклыгын куллары һәм аяклары белән дәлилләмәкче була. Ул хатынының яңагына суга, аягы белән аркасына тибә.

Шуннан соң талаш туктала, ир белән хатын тынычлана. Ләкин озакка түгел. Шул ук көнне кич белән ир тагын сугыша башлый. Ул башта хатынның битенә аягы белән тибә, аннары үзенең башы белән хатынның башына бәрә, хатынның күкрәгенә йодрыклары белән суга.

Әлеге вакыйганы хокук саклаучылар тикшерә. Ләкин иргә карата җинаять эше ачмыйлар. Аны хатынын кыйнаган өчен административ җаваплылыкка тарталар. Мәскәү районы суды ирне гаепле дип таба һәм 5 мең сум күләмендә штраф сала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100