Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь егетне, исерек укытучыны көчләүдә гаепләп, төрмәгә утыртканнар

Бу кешене көчләүдә гаепләп, кияүдәге хатын хыянәтен яшерми микән дип уйлыйлар.

news_top_970_100
Яшь егетне, исерек укытучыны көчләүдә гаепләп, төрмәгә утыртканнар
2017 елның 31 августында Чита шәһәрендә 23 яшьлек Валерий Кошечкин 33 яшьлек укытучы Оксана Коровкинаны көчләгән дип исбатлаганнар. Суд аны алты елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу турыда “Вести” каналы хәбәр итте.

Бу хатын егеттән ярты миллион сум компенсация дә таләп итә. Шулай да Валерийның әнисе һәм башка танышлары көчләү булмаган дип бара.

Андрей Малахов тапшыруында әлеге вакыйганы ачыкларга тырышып караганнар.

Кияүдәге хатын исерек килеш таныш булмаган ир-ат фатирына ничек килеп эләккән дип баш ваталар. Бу егетне көчләүдә гаепләп, ул үзенең хыянәтен яшерми микән дип уйлыйлар.

Оксана Коровкина версиясе буенча, көчләү булган. Хатын Валерийның фатирына барган. “Без сыра эчәргә килдек. Литр ярым эчтек. Ул минем киемнәремне салдырды. Сексуаль гамәлләр кыла башлады. Мин кычкырыдым, аны тырнадым”, - дип сөйләгән ул. 

Валерийның әнисе исә Оксана ялганлый ди. Бернинди дә тырнау эзләре дә булмады дип әйтә. 

Валерий Оксана белән интим мөнәсәбәт ике як та килешеп булды дип сөйләгән. Соңрак ул сүзләреннән баш тарткан. Валерийның әнисе исә бу хатын аның улына яла ягып кына калмаган, “күмеп кую” белән янаган, дип сөйли.

Шаһитлар күрсәтүе буенча, Оксана ул кичтә бик исерек булган. Шуннан соң тагын сыра эчкән һәм адекват булмаган. Шул ук вакытта тикшерүчеләр көчләү факты булганын исбатлый торган биоматериаллар да тапмаган.

Оксана үзе борчылудан 14 килограммага ябыккан. Ул тынычландыра торган дарулар эчә һәм бу фаҗигале көнне онытырга тели.

Хатынны ялган детекторында да тикшергәннәр. Полиграфолог Игорь Володин Оксана сүзләрен раслый. Ул көнне хатын ире белән вино эчкән, соңрак пиво эчкән һәм исергән. “Мөгаен, Валерий белән секс булган, бик ямьсез формада булган. Ул карышкан, шуңа күрә бу егет аны кыйнаган һәм көчләгән”, - дигән белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100