Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь егет йортка ут төртеп, әтисен, әбисен, абыйсын үтергән

24 яшьлек кеше әтисе белән сугышкач, үч саклап калган.

news_top_970_100
Яшь егет йортка ут төртеп, әтисен, әбисен, абыйсын үтергән
Башкортстанда Тикшерү комитеты  Белорет районының 24 яшьлек кешесенә карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Аны туганнарын үтерүдән, йортка ут төртүдә гаеплиләр. Бу турыда Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

2017 елның ноябрендә бу кеше атасы белән аракы эчеп утырганда, талаша башлаган. Аннан алар сугышып киткән. Улы атасына бита белән берничә тапкыр суккан. Шуннан соң ата белән улны әбиләре аерган.

Бу егет үч саклап калган. Ул гаиләсен һәлак итәргә карар кылган. Йорттагы бүлмәләрнең берсендәге һәм өйдән чыгу юлындагы әйберләргә ут төрткән. Агач йорт бик тиз яна башлаган. Ут төртүче егетнең әтисе, әбисе һәм җитди авыруы булган, үзе хәрәкәт итә алмый торган абыйсы ис тиеп, үлгән. Гаепләнүченең бабасы яна торган йорттан чыгып котыла алган.

24 яшьлек кеше гаебен өлешчә таныган. Хәзер җинаять эшен Башкортстан Югары судына тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100