Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь егет төнлә тирән чокырда адашып үлә язган

23 яшьлек ир-ат суга егылган, туңып беткән.

news_top_970_100
Яшь егет төнлә тирән чокырда адашып үлә язган

Уфа шәһәрендә якшәмбе көнне төнлә белән бер егет чокырга төшеп киткән. Аны бу тоткыннан коткаручылар алып менгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

23 яшьлек егетнең өенә кайтып барышлый тирән чокырны әйләнеп узасы килми. Юлны чокыр аша гына кистереп кыскартмакчы була. Чокырга төшә һәм астагы елгага егыла. Суга чыланып бетә. Бераз йөри торгач, адаша. Юл эзли торгач, арып бетә. Шулай итеп яшь егет чокырдан мөстәкыйль чыга алмаячагын аңлый һәм ярдәм сорап кычкыра башлый.

Абхазская урамындагы торак йорт янындагы чокырдан ярдәм сорап кычкырган тавышны шаһитлар ишетеп ала. Алар коткаручыларга шалтырата. Вакыйга урынына килгән коткаручылар чокырга төшә. Алар чокырдагы эзләрдән барып, ярдәм сорап кычкырган ир-атны таба. Яшь ир-ат ул вакытка индк өшеп беткән була.

«Коткаручылар бу ир-атка чокырдан чыгарга ярдәм итте. Дежур машинага утыртып, коры киемнәр бирде. Шуннан соң аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырдылар», — дип сөйләгәннәр Уфа шәһәренең Гражданнарны саклау идарәсе матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100