Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшә, Анастасия!: “Яраткан актрисаның китүе турында сөйләргә иртә әле”

Соңгы көннәрдә Анастасия Заворотнюк исеме белән чыккан хәбәрләр халыкны тирән борчуга салды. Сәхнәдә һәм тамашачылар алдында күптәннән күренмәгән Анастасия Заворотнюк 47 яшендә Мила исемле кызын таба. Тик көтмәгәндә актрисаның авыруы турында имеш-мимешләр тарала, “Моя прекрасная няня” сериалы йолдызы Жанна Фриске вафат булган диагноздан интегә икән, дигән сүзләр йөри башлый. Кичә “Беренче канал”ның “Пусть говорят” тапшыруында Анастасия турында сөйләштеләр, шундагы фикерләрне сезгә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Яшә, Анастасия!: “Яраткан актрисаның китүе турында сөйләргә иртә әле”

Соңгы айда Анастасия Польшадагы бер клиникада дәваланган. Аны яман шеш белән көрәшә дип яздылар. Әмма Польшадагы клиникадан чыкканнан соң, туганнары аңа Россиядә тиешле дәва бирерлек хастаханә таба алмаган. Бары бер клиника актрисаның гомерен саклап калырга алынган. Әмма ләкин, аның хәле кисәк начарлану сәбәпле, яман шештән терапияне туктатырга дигән карарга килгәннәр һәм Заворотнюкны медикаментоз комага керткәннәр, үпкәләренә ясалма сулыш аппаратын тоташтырганнар. Хәзерге вакытта Анастасияне табиблар күзәтә.

Тамашачылар танылган артистларның балкыган чорда китеп баруларын шок хәлендә кабул итә: Михаил Задорнов, Вера Глаголева, Дмитрий Хворостовский, Юлия Началова, Жанна Фриске... 

Гомерлек яшәрү эффекты инъекциясенең моңа катнашы бармы? Актриса ЭКО ясаткан булганмы? Аңа хәзер ничек ярдәм итеп була? Болар хакында тапшыруга килгән кунаклар җавап табарга тырышты.

“Җәен өе янында ашыгыч ярдәм машинасы дежур торганын күрдем”

Россиянең атказанган спорт остасы Алексей Ягудин:

– Соңгы көннәрдә Анастасия белән элемтәгә кергәнем булмады. Мин аның ире – Петр Чернышёвка хат яздым, хат әле дә укылмаган, ягъни җавап юк. Гәрчә Петр һәрвакыт тиз җавап бирә торган иде... Алга таба без коллегам Илья Авербух белән олимпия уеннары чемпионкасы Татьяна Навкага язып карадык, җавап бик кыска иде, ике сүз белән ул: “Дога кылабыз”, - диде. Атеист булсам да, мин чынбарлыкка ышанам. Әгәр дә җитди проблема турында язалар икән, мондый сүзләр урынсыз дияр идем. Чөнки Настя кызы Миланы тапканда бик бәхетле хатын иде, ул аның туганын зарыгып көтеп алды.

Менә инде без берничә ел дәвамында алар белән бер поселокта торабыз. Быел җәен балалар белән һава суларга чыкканда аның өе янында ашыгыч ярдәм машинасы дежур торганын күрдем. Шул ук вакытта Настяны язын да күрдем, без бергә бер тапшыру чыгарылышында төштек. Ул анда абсолют нормаль халәттә иде: һәрвакыт тормыш сөючән булды.

Без күргән массакүләм хәбәрләр, ышаныгыз, бар халыкны шаккаттыра. Хәзерге вакытта конкрет нәрсә булганын без дә әйтә алмыйбыздыр...

Алексей Ягудин белән Анастасия Заворотнюк 2015 елда бергәләшеп "Вместе с дельфинами"  проектында катнашканнар иде. 

“Анастасиянең “китүе” турында сөйләү әле иртәрәк”

Психолог Татьяна Попова:

– Миңа калса, Анастасиянең “китүе” турында сөйләү әле иртәрәк. Хәзерге вакытта дөрес мәгълүмат беркайда да юк. Ниндидер зур, глобаль хәлләр булса да, кеше һәм аның якыннары соңгы мизгелгә кадәр ситуацияне үзгәртеп булырына өметләнә. Шуңа күрә, чын дөреслек озак вакыт әле ачыкланмаска да мөмкин.

Йолдызларның шәхси тормышка һәм хисләргә хокуклары бар.

“Анастасиянең әнисе борчулы”

“Пусть говорят” тапшыруы алып баручысы Дмитрий Борисов сүзләренчә, “Беренче канал” журналистлары Анастасия әнисенең поселокта урнашкан чиркәүгә еш йөргәнен ачыклаган.

– Без Анастасия Заворотнюкның әнисе – Валентина ханымны еш күрәбез, ул гыйбадәт кылырга килә. Аның белән аралашканнан соң бары тик уңай хис-кичерешләре генә калды. Ул борчулы. Алга таба да догалар укыячак. Кызын яратканы ачык күренеп тора. Ана кеше дога кылу – бөек эш. Ана догасы – иң көчле дога. Аллаһы Тәгалә булышыр дип уйлыйм, - ди әңгәмәдә чиркәү вәкиле.

“Танылган кеше үзе белән нәрсәләр булганы хакында әйтергә бурычлы”

Җырчы Жанна Фрискеның тарихы белән дә бик күп параллельләр үткәреп була дип саный алып баручы Дмитрий Борисов. Бу уңайдан ул мәрхүмә җырчының ире Дмитрий Шепелевтан комментарий алган:

– Минем бик тә охшаш ситуация иде. Минемчә, Анастасиянең гаиләсенә үз вакытында мин эшләмәгән эшне үтәү мөһим булыр иде, ул да булса, рәсми хәбәр итү, мөрәҗәгать. Бу – игътибарны җәлеп итәр өчен түгел. Танылган кеше үзе белән нәрсәләр булганы хакында әйтергә бурычлы. Бу исә гаиләне бик күп мәшәкатьләрдән, фаразлардан, уйдырмалардан һәм гайбәтләрдән арындырыр иде.

Мин хәзер Настяның гаиләсендә ниләр булганын белмим, мин бары тик сезгә көч, түземлек һәм, ни генә булмасын, көчле булуыгызны телим.

“Анастасия ярты ел элек нейрохирургия институтына мөрәҗәгать иткән булган һәм...”

Табиб-онколог Сергей Поликарпов:

– Хәзер һәр дүртенче Европа кешесе үз гомерендә бер тапкыр ясан шеш белән авырый. Бездә бернинди дә рәсми мәгълүматлар юк. Әмма Анастасия ярты ел элек нейрохирургия институтына мөрәҗәгать иткән булган һәм аңа ярдәм итүдән баш тартканнар. Ул икенче медицина үзәгенә барган һәм хәзерге вакытта да ул шул үзәктә ята (кайсы үзәк икәнен әйтмим).

Ситуация хәзер бик авырлашты: андагы нейрохирурглар һәм онкологлар химия терапиясе генә булыша ала дип әйтәләр.

“Ул нинди рак авыруы китереп чыгара алсын ди?!”

Нейрохирург Алексей Тепляшин:

– Монда ЭКО дигән әйбер беренче планга килеп чыга. Моның зарарсыз һәм куркыныч түгел икәнен ассызыклыйсым килә, чөнки биш меңнән артык тәҗрибә ясалган һәм мин, алар белән бергә, әле дә исән-сау. “Стволовой” күзәнәкләр дигәне дә бит табигать тарафыннан барлыкка китерелгән. Ул нинди рак авыруы китереп чыгара алсын ди?!

Яман шеш кайсы очракта ун тапкырга тизрәк үсә?

Табиб-онколог Сергей Поликарпов:

– Йөклелек тә, “стволовой” күзәнәкләр белән дәвалану да, ЭКО да яман шеш процессын барлыкка китерми. Әмма кешедә яман шеш авыруы инде бар икән, әйтик, кеше шуннан соң йөкле булса, шул очракта аның шеше ун тапкырга тизрәк үсә бара.

“Мондый авыру дәваланылмый”

Табиб Александр Егоров:

– Мондый авыру, кызганыч, дәваланылмый шул. Хәтта операция, нур һәм химия терапиясе алынса да, статистика буенча, бөтен дөнья буенча кеше уртача 11 ай яши. Беркем дә бу авырудан качып кала алмады әле.

Бу – нейрохирурглар проблемасы. Чөнки без бу авыруны тулысынча дәвалап бетерә алмыйбыз. Мигә операция кешенең гомерен озайтыр өчен генә ясала.

Актриса, Анастасия Заворотнюкның күршесе Анна Довлатова:

“Бәхет тынычлыкны ярата” дигән принцип белән яшәде

– Мин Анастасия белән ике ел элек күрештем. Һәрвакыттагыча искиткеч, матур кыяфәттә иде үзе. Петр белән Настя арасында мәхәббәтнең кабынып китүе күз алдымда берничә этап булып барды. Настя “бәхет тынычлыкны ярата” дигән принцип белән яшәде. Севастополь шәһәрендә Петр Настяны кулында күтәреп барды һәм ул камералар өчен түгел иде, ул – аларның яшәү рәвеше иде. Йөккә узуы турында да имеш-мимешләр таралгач та ул бернинди авырлыксыз аны яшерә алды.

Безнең начар хәбәрләргә ышанасы килми, без бары яхшылыкка гына ышанабыз. Бу, чыннан да, шулай.

“Андрей Разинга, үзенә пиар ясар өчен, барысын да “иснәп чыгып”, журналистларга шалтыратырга кирәк булган!”

– Башка әйбер турында да әйтеп үтәсем килә. Массакүләм чараларында эшләүче коллегаларга мондый коточкыч хәбәрләр язарга ничек оят түгел? Продюсер Андрей Разин турында берни дә әйтмим, мин аны кешегә санамыйм, ул минем өчен башка юк! Аның Настя һәм аның гаиләсе белән бернинди дә элемтәсе юк. Аңа бит, үзенә пиар ясар өчен, барысын да “иснәп чыгып”, журналистларга шалтыратырга кирәк булган! Барысын да ялганлый ул!

Зинһар өчен, Разинга ышанмагыз. Мин аңлый алмыйм, ничек итеп бу еланның мондый сүзләр әйтергә теле ачылган, кемгә күпме яшәргә калганы турында фаразлап? Андрей, ә сезгә күпме яшәргә калды? Беребез дә белми бит.

“Заворотнюкның яшь күренәсе килде”

Тапшыруда “Ласковый май” төркеме продюсеры Андрей Разинның да фикере яңгыратылды:

– Аның яшьрәк күренәсе килде. Бер концертта без бергә утырдык һәм ул миңа яшәртү методикасы турында озак сөйләп утырды. Мин моңа ышанмыйм һәм ышанырга да җыенмыйм, дип үз фикеремне җиткердем мин Настяга. Хәтерлим, җырчы Лариса Долина да бер юбилей чарасында ниндидер яраксыз “төймә” йотты. Мин ул даруның организмга бик начар һәм үтергеч дәрәҗәдә тәэсир иткәнен аңладым. Шуңа күрә мин тулысынча мондый яшәртү “эшләре”нә ышанмыйм.

“Үз-үзләрен кулга алырга һәм дога кылырга чакырам”

Мәрхүмә җырчы Жанна Фрискеның сеңлесе Наташа Фриске:

– Жанна барлык клиникаларда төрле фамилияләр астында ятты. Без дә бу хәбәрне озак вакыт яшердек. Анастасиянең якыннарына тегеләй-болай итегез дип боерып әйтә алмыйм, бары тик үз-үзләрен кулга алырга һәм дога кылырга чакырам.

Жаннада яман шешнең икенче стадиясе иде һәм ул ике ел дәвамында шул диагнозы белән яшәде. Телевидение тапшыруларына чыга табиблар, клиникалар табарга ярдәм итте, бик күп ярдәм килде. Әмма Жаннаның хәле начарлангач, безне тынычлыкта калдыруларын теләдек. Чөнки күбрәк вакыт бергә, аның янәшәсендә буласыбыз килде. Барысы да авыр кичерелә, ышаныгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100