Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ярославльдә балалар бакчасында нәни кызны иптәшләре күмәкләп кыйнаганнан соң җинаять эше ачылган

Ярославльдә балалар бакчасында нәни кызны иптәшләре күмәкләп кыйнаганнан соң җинаять эше ачылган

news_top_970_100
Ярославльдә балалар бакчасында нәни кызны иптәшләре күмәкләп кыйнаганнан соң җинаять эше ачылган
Ярославльдә балалар бакчасында нәни кызлар сугышкан. Урамда уйнап йөргән вакытта, балалар төркеме 4 яшьлек кызны кыйнап ташлаган. Әлеге вакыйгадан соң, җинаять эше ачылган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 


Бу хәлне каршыдагы йорт тәрәзәсеннән видеога төшереп торганнар. Кадрлардан күренгәнчә, нәни кыз өстенә иптәшләре сикереп-сикереп баса, аны куллары һәм аяклары белән тукмый. Тәрбияче өч минуттан соң килеп җитә. Хәзер аны эшеннән җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

Ярославль мэриясенең мәгариф идарәсе, прокуратура, төбәктә бала хокуклары буенча вәкил тикшерү башлаган.

РИА Новости агентлыгы Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе вәкиле Кристина Гузовскаяга сылтама белән хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта вакыйганың сәбәпләрен ачыклау эшләре бара.

Ярославльдә тәрбиячене яклаучылар да бар. Аның 40 еллык эш стажы булуы, педагог яхшылардан саналуы билгеле.

Кыйналган 4 яшьлек кызны табиблар караган. Аның умырткасы имгәнгән дигән шик булган. Бәхеткә, бала сау-сәламәт. Аны хастаханәгә салмаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100