Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгын вакытында ике нәни малай 8 каттагы тәрәзә кәрнизендә ябышып торган - видео

Янгын вакытында ике нәни малай 8 каттагы тәрәзә кәрнизендә ябышып торган - видео

news_top_970_100
Янгын вакытында ике нәни малай 8 каттагы тәрәзә кәрнизендә ябышып торган - видео
Омск шәһәрендә 8 һәм 10 яшьлек ике бала чак кына янгында һәлак булмый калган. Алар фатирдан чыгып, тәрәзә кәрнизендә басып торган. Балалар кер киптерә торган таякларга ябышып исән калган. Омск шәһәрендәге күп катлы йортларның берсендә булган фаҗига кадрларын РЕН ТВ аналы күрсәтте.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, фатир тәрәзәсеннән куе кара төтен ургыла. Бу вакытта ике нәни бала кәрниздә басып, ярдәм килгәнне көтә. 



Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Омск өлкәсе буенча матбугат хезмәте бу вакыйга турында хәбәр таратты.

Янгын Молодцов урамындагы күп катлы йортның 8нче катында була. Фатирда 10 квадрат метр мәйданда җиһазлар, әйберләр яна. Урынга килгән коткаручылар утны сүндерә. Алар килеп җиткәнче йорттан 23 кеше үзләре урамга чыга.

Коткаручылар куркыныч хәлдә калган балаларга ярдәм итәргә өлгергән. Янгын сүндерүчеләр яна торган фатир ишеген ватып ачкан һәм балаларны алып чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100