Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгын сүндерүче, ут капкан фатирдагы кызны ялкыннан саклар өчен үз гәүдәсе белән каплаган - куркыныч кадрлар

Янгын сүндерүче, ут капкан фатирдагы кызны ялкыннан саклар өчен үз гәүдәсе белән каплаган - куркыныч кадрлар

news_top_970_100
Янгын сүндерүче, ут капкан фатирдагы кызны ялкыннан саклар өчен үз гәүдәсе белән каплаган - куркыныч кадрлар
Петербург янгын сүндерүчеләре күп катлы йортларның берсендә булган янгын вакытында чын батырлык кылган. Бу хакта РЕН ТВ каналы хәбәр итә. 

Социаль челтәрләр хәбәр итүенчә, кыз фатирда егете белән булган, имеш. Кинәт кенә янгын башлана. Егет янгында кала, видеоның башында аның силуэты да күренгән сыман була. 

Социаль челтәрләрдә кызның шәрә булуын һәм баскычтан төшмәвен аның исерек булуы белән аңлаталар. Әмма бу төгәл мәгълүмат түгел.

Кыз анадан тума шәрә килеш балконга йөгереп чыга. Балкон ишегеннән чыккан ялкыннан ул берничек тә котыла алмый. Янгын сүндерүче, баскычтан менеп, аны гәүдәсе белән каплый. Аның хәтта аркасына ут капкан. 

Биш минут дигәндә утны сүндерәләр. Кызны ишектән алып чыкканнар. Янгын сүндерүче үз хәле турында: "Кайнар булды!" дип кенә әйткән. Аның хәзер хәле ничек булганы билгеле түгел.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100