Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яндырырга ярамый, суярга ярамый": Вологда тирәсендәге бер авылда юл өстендә авыру сыер ята

"Яндырырга ярамый, суярга ярамый": Вологда тирәсендәге бер авылда юл өстендә авыру сыер ята

news_top_970_100
"Яндырырга ярамый, суярга ярамый": Вологда тирәсендәге бер авылда юл өстендә авыру сыер ята
Вологда шәһәре яңалыкларына багышланган соцчелтәр төркемендә шок-видео урнаштырганнар. Районның Марфино авылында юл өстендә менә инде берничә көн авыру сыер ята икән. Аны "Заря" хуҗалыгыннан чыгарып, юлда ташлап калдырганнар. Сыерның аягы сынган, ул күтәрелә алмый. Җирле халык сыерны җәлли, әмма берни эшли алмый. Хуҗалык җитәкчелеге гозерләргә игътибар итми, дип яза "Вести".

Журналистлар Вологда районының ветеринар хезмәте белән элемтәгә кергәннәр. Андагы хезмәткәрләрнең ситуациядән хәбәрдар булуы ачыкланган. 

"Город Во" порталы журналистлары ветеринария фәннәре докторы Татьяна Новиковадан да фикер сораганнар. Ул бу ситуацияне нормаль хәл дип атаган.

Баксаң, сыер себер язвасына каршы вакциналанган икән. Шуннан соң сыер тирес чистарта торган механизмга эләккән һәм нәтиҗәдә авыр җәрәхәтләр алган. Сыер егылган һәм аны башка сыерлар таптап йөри башлаган. Себер язвасыннан соң вакцина алган сыерның канында исә куркыныч авыру споралары булырга мөмкин икән. Җәрәхәтләрдән аккан кан башка сыерларны да зарарландырырга мөмкин дип, белгечләр сыерны урамга чыгарып куярга дип карар кылганнар. Сыерны мондый халәтта суярга ярамый икән. Аны яндырырга мөмкин, әмма хайваннарны тере килеш яндыру ул кешелексезлек, дип сөйләгән табиб. 

"Урамда әле җылы, шуңа сыерга суык тимәячәк, дип белдергән ветеринар. Сыер янына көненә өч тапкыр табиблар килеп китә, тиешле дәваны бирәләр. Сыер интекми - интексә, ул тоякларын селкетер иде. Әйе, ул стресста, әмма бу интегү түгел. Бу ситуация деликат түгел, билгеле, әмма килеп чыккан ситуациядә бу бердәнбер дөрес карар", - дип аңлаткан галим. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100