Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шештән вафат булган дизайнер Карл Лагерфельдның җәсаден нишләтәчәкләр?

Яман шештән вафат булган дизайнер Карл Лагерфельдның җәсаден нишләтәчәкләр?

news_top_970_100
Яман шештән вафат булган дизайнер Карл Лагерфельдның җәсаден нишләтәчәкләр?
Яман шештән вафат булган алман модельеры Карл Лагерфельдның җәсаде кремацияләнчәк, ягъни яндырылачак. Бу хакта AFP порталы хәбәр итә дип яза Лента.ру сайты. 

Дизайнерның вәкиле сүзләренчә, бу Лагерфельдның үз теләге булган. “Мин үземне кремацияләүләрен, ә көлемне әниемнең... һәм, миннән иртәрәк үлсә, Шуппетның (Лагерфельдның яраткан мәчесе) көле белән бергә очыртуларын сорадым”, - дип яза әлеге басма модельерның сүзләрен.

Соңрак Лагерфельд үзенең көлен партнеры, 1989 елда СПИДтан дөнья куйган Жак де Башерның көле белән бутарга кушкан. “Аның көле яшерен урында минем әнинең көле белән. Бервакыт аларга мин дә кушылачакмын. Ләкин мин бернинди дә күмү чараларын теләмим. Бервакыт мин дөньяга килдем, кайчан да булса китәчәкмен”, - дигән дизайнер.

19 февраль көнне Карл Лагерфельд ашказаны асты бизе яман шешеннән 85 яшендә Париж хастаханәсендә вафат булды. Ул Fendi, Chloe, Krizia мода йортларында эшләгән. Үз исеме белән аталучы компанияне ул 1974 елда оештырган. 1983 елда Лагерфельд Chanel йортының сәнгать директоры була. Анда ул прет-а-порте коллекцияләрен ясау белән шөгыльләнә. Ә соңыннан KL һәм KL by Karl Lagerfeld линейкаларын ясый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100