Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән көрәшүче ялгыз ана улы өчен гаилә эзләүне туктаткан

30 яшьлек Айгөл Фазыйлова хәзергә хосписта яши.

news_top_970_100
Яман шеш белән көрәшүче ялгыз ана улы  өчен гаилә эзләүне туктаткан

Яман шеш белән көрәшүче  улы өчен гаилә эзләүдән туктаган. Бу турыда «КП-Казань» басмасы хәбәр итте.

Казанда яшәүче 30 яшьлек Айгөл Фазыйлова язмышы «Россия» каналында чыккан тапшырудан соң, бик күпләрнең күңелен тетрәндерде, мөгаен. Бу хатын үзе үлгәч, баласы ятимнәр йортында калыр дип борчыла. Алты яшьлек Әмирне тәрбиягә алырдай гаилә эзләүдә ярдәм сорап, Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруына мөрәҗәгать итә.

Тапшыру эфирга чыкканнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу гаиләгә ярдәм итәргә дип күрсәтмәләр бирде. Ул авыру хатынның баласы өчен бакчага, мәктәпкә, футбол түгәрәгенә түләүләрне капларга, фатир арендалау бәясен түләргә кушты.

Шулай итеп, хәзер яман шешнең дүртенче стадиясе белән интегүче ана һәм аның алты яшьлек улының язмышын җайга салуда Татарстан Хөкүмәте ярдәм итә.

Айгөл бераз тынычланган инде. «Әмирнең киләчәге яхшы булсын дип хыялланам. Мин аның яхшы укуын, мәктәпкә йөрүен телим. Аннары институтка укырга керсен. Ул полиция хезмәткәре булырга, яхшы кешеләрне начарларыннан якларга тели», — дип сөйләгән Айгөл «КП-Казань» басмасына.

Журналистлар Айгөл белән хосписта очрашкан. Ул хәзер шунда яши.

Бу вакытта Әмир дә әнисе янында була. Ул да сүзгә кушылган. «Мин бөтенесен яклармын, начар кешеләрне кыйнармын», дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100