Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән авырый башлаган хатынны ире ташлаган һәм балаларын тартып ала

Кансыз ир 32 килога калган хатынына үзе дә ярдәм итми, әнисен дә кертми.

news_top_970_100
Яман шеш белән авырый башлаган хатынны ире ташлаган һәм балаларын тартып ала

Новосибирск шәһәрендә яшәүче Евгения Побойная лейкоз белән авырый башлый. Шуннан соң аның тормышы җимерелә. Яман шеш белән авыручы хатын язмышы турында Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында сөйләштеләр.

Икенче баласын тапкач, Евгениянең яман шеш белән авыруы ачыклана. Бу вакытта хатынга мораль ярдәм дә, матди ярдәм дә кирәк була. Ире исә авыру хатынны ташлап китә. Инвалид коляскасында утырып кына торган һәм 32 килога калган хатынга караучы да ялламый. Бу ир-ат хатыны янына няня да кертми, хәтта Евгениянең әнисенә килеп ярдәм итәргә рөхсәт бирми.

Евгениягә сөяк мие күчереп утырту өчен донор кирәк була. Туганы аңа донор булырга ризалык бирә. Евгениягә Мәскәүдә сөяк мие күчереп утырталар. Ул трансплантация операциясен кичергән инде. Хәзер табиблар күзәтүендә яши. 

Авыру хатынның ике баласы да әбиләрендә яши. Әби сүзләренчә, Евгениянең ире үз әнисенең сүзләре буенча эш итә. Авыр вакытта хатыны белән мөнәсәбәтләрне бозуга кайнана да катнашты дип сөйли.

Евгения үзенә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдерә. Хәзер ул дәвалану процессын дәвам итә. Шул ук вакытта ире белән аерылышу процессы да бара. Ир балаларны тартып алырга маташа, дип хәбәр иттеләр тапшыруда.

Яман шеш белән авыручы кешеләргә багышланган тапшыру видеосында Евгения язмышы турында кадрлар 11.30 минутта башлана:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100