Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән авырган Айгөл Фазыйловага "бу дөньяда эшләрен тәмамларга" киңәш иткәннәр

Яман шеш белән авырган Айгөл Фазыйловага "бу дөньяда эшләрен тәмамларга" киңәш иткәннәр

news_top_970_100
Яман шеш белән авырган Айгөл Фазыйловага "бу дөньяда эшләрен тәмамларга" киңәш иткәннәр

Казанда яшәүче Айгөл Фазыйлова, яман шеш белән авыру сәбәпле, үзе исән чакта улына гаилә табарга теләве хакында мөрәҗәгать белән чыккан иде. Бу хәлдән соң Айгөлне Малахов үз тапшыруына чакырды һәм аның турында бөтен ил белде. Айгөл телевидение аркылы халыкка мөрәҗәгать иткәч, Әмиргә опекунлыкны Айгөлнең 67 яшьлек апасы Рәхилә алмакчы иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фатир, балалар бакчасы, Әмирнең футбол тренировкалары өчен түләүне оештырды. 

30 яшьлек Айгөл берничә ел инде күкрәк рагыннан интегә. Табиблар әйтүенчә, дәваланырга шанслар юк диярлек. Айгөл улын ялгызы тәрбияли. Ул балага узуга ук малайның әтисе аны ташлап киткән. Әмма Айгөл кул кушырып утырмый - ул баласын да тәрбияли, дуслары белән дә очраша, кайвакыт бәхетле булуы турында да яза.

Айгөл үзенең хәле турында даими рәвештә Инстаграмга язып тора. Апрельдә узган томография нәтиҗәсендә Айгөлнең маңгайдагы матстазалары1,3 һәм 1,4 мм үскәне, аңкау өстендә 25 мм га 15 мм киста барлыкка килүе, сөякләрендә күпсанлы метастазалар булуы билгеле булды. 

Айгөл май бәйрәмнәрендә Адлерда ял итте. Ял вакытында ул үзенә уколлар ясаган, шул сәбәпле аның аягында шеш барлыкка килгән иде. 21 майда бу шешне алу өчен операция ясадылар. Операциядән соң ул үзен начар хис итүе турында язды. Соңрак исә хәле яхшыраюын әйтеп укучыларын сөендерде.

Хәзер Фазыйлова 7 яшьлек улы Әмир белән хосписта яши. Улы быел гына бакчага йөрүдән туктады. Күптән түгел Айгөлнең үпкәсенә җыелган сүлне чыгарганнар. 

Фото: instagram.com/aafazylova

Операциядән соң Айгөлнең хәле авырайган. Бу хакта ул үзенең Инстаграмында хәбәр итте. Айгөлнең хәле авыраюы турында хәбәрен язылучылары авыр кабул итте - чөнки әле күптән түгел генә ул үзенең хәле уңай якка үзгәрүетурында яза, елмайган фотолар урнаштыра иде.


Фото: instagram.com/aafazylova

"Минем кояшым һәрвакыт минем белән. Әнисе авырганын, әнисенә начар булганын күрмәскә тиеш икәнен беләм, әмма ул - молодец! Ир-егет! Ул булганда мин барлык авырлыкларны һәм кыенлыкларны да кичеп үтәчәкмен. Ул минем таянычым һәм тормышымның мәгънәсе. Ул дөньядагы иң яраткан кешем!" - дип язган Айгөл. 

Фото: instagram.com/aafazylova

Фото: instagram.com/aafazylova

Шәһәр хосписе директоры Владимир Вавилов әйтүенчә, уңышлы операция булуга карамастан, метастазалар бөтен тәнгә киткән. Ул Айгөлгә "җирдәге барлык эшләрен тәмамларга һәм улы Әмиргә гаилә эзләп табарга" киңәш иткән. Бу хакта "Комсомольская правда" яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100