Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялгыш диагноз аркасында, бер хатынның күкрәген кисеп алганнар

Ялгыш диагноз аркасында, бер хатынның күкрәген кисеп алганнар

news_top_970_100
Ялгыш диагноз аркасында, бер хатынның күкрәген кисеп алганнар
Саратов шәһәрендә табиблар бер хатынның күкрәген кисеп алган. Соңыннан бу операциянең ялгыш булуы ачыкланган. Бу турыда транспортта Россия Тикшерү комитетының Көньяк тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, 57 яшьлек хатын-кыз 2017 елда Саратов-2 станциясендәге (“РЖД”га карый) Юл клиника хастаханәсенең онкология бүлегенә мөрәҗәгать итә. Ул алдан узган анализларын һәм башка документларын алып килә. Шуннан соң аның белән түләүле медицина хезмәте турында килешү төзиләр һәм 57 яшьлек хатынның уң яктагы күкрәк бизен кисеп алалар. Хастаханә табиблары онкология профиле булмаган башка хастаханәдән алып килгән анализлар буенча гына эш итә, алар диагнозны раслап тормый, диелгән бу хәбәрдә.

Гистология тикшеренүләре ясагач, эксперт биргән нәтиҗәдән ачыкланганча, хатынга “уң яктагы күкрәк бизе яман шеше” дигән диагноз ялгыш куелганы билгеле була.

Хәзер табибларга карата җинаять эше ачылган. Хокук саклаучылар гаепле кешеләрнең исемнәрен ачыклаячак. Аларга ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100