Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яльчикта югалган 15 яшьлек кыз мәетен буадан тапканнар, сөйгән егетен тоткарлаганнар

Яльчикта югалган 15 яшьлек кыз мәетен буадан тапканнар, сөйгән егетен тоткарлаганнар

news_top_970_100
Яльчикта югалган 15 яшьлек кыз мәетен буадан тапканнар, сөйгән егетен тоткарлаганнар
Чувашиянең Яльчик авылында югалган 15 яшьлек кыз мәетен буадагы судан тапканнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Чувашия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тугызынчы сыйныфта укучы кыз бала 15 майда югалган. Бу турыда туганнары хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Тикшерүчеләр баланың мәетен, ике көн узгач, Яльчик авылы читендәге буадан табып алган. Баланың башы имгәнгән булган. Шуңа күрә бала үлеме буенча җинаять эше ачылган.

Тиз арада 15 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүче кеше дә ачыкланган. Балигъ булмаган кызны танышы үтергән дип шикләнәләр. 2001 елда туган бу егетне тоткарлаганнар. Җинаять эшен тикшерү бара, диелгән бу хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, бу егет белән кыз очрашып йөргән. Сорау алган вакытта егет сөйгән кызын үтерүен таныган.

Мәрхүмәнең туганы сүзләренчә, кыз театр артисты булырга хыялланган, бик күңелле кеше булган.

"Ул аның сөйгән егете иде. Яльчикта яши. Хәзер коткаручы булырга укып йөри. Озак очрашканнармыдыр - әйтә алмыйм", - дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100