Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яхшы дус дип уйлый идем”: Кредит акчасын кайтармас өчен, студент кызны таныш егетләре вәхшиләрчә кыйнаган

“Яхшы дус дип уйлый идем”: Кредит акчасын кайтармас өчен, студент кызны таныш егетләре вәхшиләрчә кыйнаган

news_top_970_100
“Яхшы дус дип уйлый идем”: Кредит акчасын кайтармас өчен, студент кызны таныш егетләре вәхшиләрчә кыйнаган
Кемерово өлкәсендә өч егет бер кызны кыйнаган. Моңа кадәр егетләрнең берсенең үтенече буенча, кыз кредит рәсмиләштергән. Ул акчаны алып, танышына тапшырган. Егет акчаны кайтармас өчен, кызны үтерергә карар кылган. Ул ике иптәшен шушы эшкә күндергән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Кемерово өлкәсе прокуратурасы сайтында әлеге вакыйганың 2017 елның декабрендә булуы хәбәр ителә. 

Җәзаларны башкару федераль хезмәтенең (ФСИН) Кузбасс институтында укучы өч егет шушы ук уку йортында белем алучы кызны үтерергә карар кыла, диелә бу хәбәрдә.

Зыян күргән Карина О. исемле кыз 2017 елның июлендә 267 мең сум кредит ала. Бу акчаны ул таныш егете Антон Ю.га бирә. Егет исә акчаны кайтарырга җыенмый. Ул тагын ике курсант егет белән килешеп, Каринаны үтерергә була.

Җинаять эше материалларыннан билгеле булганча, Антон үтерү планын төзи, кем нәрсә эшлисен билгели. Егетләр Карина арендалап яши торган фатир ачкычының дубликатын ясаталар. 28 декабрьдә җинаятьне башкаручы ике егет ачкыч дубликаты белән ачып, кызның фатирына керә. Кыз өйгә кайткач, аның башына бейсбол битасы белән кимендә җиде тапкыр сугалар. Шуннан соң кызны каеш белән буалар. Кыз үлде дип уйлап, җинаятьчеләр китеп бара. 
 
Икенче көнне иртән Каринаны институтта эзли башлыйлар, аның фатирына танышлары килә. Бәхеткә, кыз исән була. Аңа хастаханәдә тиешле ярдәмне күрсәтергә өлгерәләр. Шулай итеп кыз исән исән кала.

Тикшерүчеләр видеокүзәтү камерасы язмаларын өйрәнә һәм җинаятьтә шикләнелүчеләрне ачыклый. 2018 елның гыйнварында өч егетне дә тоткарлыйлар.

Гаепләнүче өч егет тә гаебен танымый, җинаятьне оештыручы Антон кискен рәвештә барысын да кире кага. Ул эшне присяжныйлар суды каравын сорый. Хәзерге вакытта суд процессы азагына якынлаша. 19 июньдә присяжныйлар суды гаепләү карары чыгарган инде. 

Карина "Лента.ру" хәбәрчесе белән аралашкан. “Антонны яхшы дус дип уйлый идем, аңа ышандым”, дигән ул.

Карина сүзләренчә, Антон институтта укучы тагын берничә кешегә кредит алдырткан. Бу акчаларны ул юлда автомобильчеләрне алдау, страховка белән афералар өчен файдаланган булуы ихтимал, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100