Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Я, кем беренче?": Танылган актриса үзен урлап алып китеп, берничә ир-ат берьюлы көчләгәнен сөйләде - видео

"Я, кем беренче?": Танылган актриса үзен урлап алып китеп, берничә ир-ат берьюлы көчләгәнен сөйләде - видео

news_top_970_100
"Я, кем беренче?": Танылган актриса үзен урлап алып китеп, берничә ир-ат берьюлы көчләгәнен сөйләде - видео
Танылган актриса актриса Алена Яковлева НТВ каналында "Секрет на миллион" тапшыруында катнашты. Ул 30 ел элек үзе белән булган фаҗига турында сөйләде. Яшь кызны урлап алып киткәннәр һәм өч ир-ат берьюлы көчләгән.

Әлеге фаҗигане Алена Яковлева туганнарыннан да яшергән булган. Инде менә дистәләрчә ел узгач кына, ул федераль телеканал эфирында шәхси фаҗигасе турында сөйли.  

Алена Яковлева 30 ел элек урамда такси тотмакчы була. Ул тизрәк өенә кайтырга ашыга. Аның янына ике ир-ат утырган машина туктый һәм өенә илтеп куярга ризалаша. Юлда барганда ир-атлар ягымлы була, алар шик-шөбһә тудырмый. Ләкин бу автомобиль кирәкле адреска бармый, кызның йорты яныннан узып китә. 

Алена ир-атлардан сорап-ялварып карый, ләкин алар кызны кызганмый. Аны өченче ир-ат яши торган йортка алып китәләр. 

"Мин елый башласам, алар мине имгәтә, үтерә, аннары чокырга илтеп атасын аңлап алдым", - дип сөйли Яковлева. Исән калу теләге көчле була һәм кыз вакыйганы үзенчә хәл итәргә тырышып карый. Ул ир-атларга мөрәҗәгать итеп, "Я, кем беренче?", дип сорый. Көчләүче ир-атлар гаҗәпкә кала, тик барыбер үз эшләрен эшлиләр. 

Төркем белән көчләгәннән соң, Яковлеваны өенә кайтарып куйганнар. Кыз шок хәлендә була һәм машина номерын да истә калдырмый.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100