Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа Зеландия мәчетендә фаҗигадә үлгән кешеләр - кем булган алар?

Яңа Зеландия мәчетендә фаҗигадә үлгән кешеләр - кем булган алар?

news_top_970_100
Яңа Зеландия мәчетендә фаҗигадә үлгән кешеләр - кем булган алар?
Узган җомгада мөселман дөньясы тетрәндергеч хәбәр алды - Яңа Зеландиядә ике мәчеткә кораллы һөҗүм булган. Нәтиҗәдә 50дән артык кеше һәлак, тагын 50 кеше зыян күргән. Яңа Зеландия җитәкчелеге хәлне теракт дип бәяли. Әлегә бер кеше - 28 яшьлек Брентон Таррант, кешеләрне үтерүдә шикләнелеп, кулга алынган. 

ВВС сайты һәлак булган берничә кешенең язмышы турында язган.

Мукад Ибраһим, 3 яшь

Өч яшьлек Мукад әтисе һәм абыйсы Абди белән "Әл-Нур" мәчетенә килә. Фаҗигадән соң бер тәүлек буе туганнары баланы таба алмый. Яңа Зеландия матбугат чаралары язганча, сабый әтисенең кулында үлгән. Мукадның абыйсы кача алган һәм исән калган. 

Дауд Нәби, 71 яшь

Дауд әфган мәхәлләсе лидерларының берсе булган. Аның үлеме турында рәсми хәбәр булды. 

Дауд Әфганстанда туган. 1980 елда, сугыш башлангач, гаиләсе белән Яңа Зеландиядә качып киткән.

Нәби инженер булып эшләгән. Иске автомобильләр туплаган. Пенсиягә чыккач, бар көчен әфган мәхәлләсен ныгытуга һәм мигрантларга ярдәм итүгә сарыф иткән. 

Мәчеткә коралланган кеше килеп кергәч, Дауд Нәби аңа ташланып, гәүдәсе белән утны каплаган.

Аның улы Омар, Эн-би-сига интервью биргәндә: "Каян килсәләр дә, Палестинаданмы, Сириядәнме, Гыйрактанмы, әтием беренчеләрдән булып аларга ярдәм кулы суза иде", - дип сөйләгән. 

Сәяд Милн, 14 яшь

Сәяд үскәч футболчы булырга хыялланган. Җомга көнне ул мәчеткә әнисе белән килгән. 

"Ул әле генә туган кебек иде, ә мин аны инде югалттым... Кечкенә батыр солдат. Шундый авыр... аны беркем һәм берни турында уйламаучы адәм атып үтерде. Балам тыныч ятадыр дип ышанам", - дип сөйләгән әтисе. 

Наим Рәшид, 50 яшь

Наим Яңа Зеландиягә Пакыстаннан килгән, укытучы булып эшләгән. Ул да утны капларга дип ыргылган булган. Каты яраланып, хастаханәгә эләккән, ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. 

Аның абыйсы Хөршид Алам журналистларга энесе белән горурлануын әйткән. "Ул батыр кеше иде. Аны күргән берничә кеше белән сөйләштем, алар энемнең берничә кешенең гомерен саклап калуы турында әйттеләр, - дип сөйләгән ул. - Без горурланабыз, әмма без аны югалттык. Безнең бер әгъзабызны кисеп алган кебек булды".

Талха Рәшид, 21 яшь

Талха Нәимнең олы улы. Гаиләсе Яңа Зеландиягә күчеп килгәндә, аңа 11 яшь була. 

Аның дуслары Талханың яхшы эш табуын һәм озакламый өйләнергә йөргәнен сөйләгән. 

"Күптән түгел мин Наим Рәшид белән сөйләшкән идем, ул Талханы Пакыстанга алып барып өйләндерергә җыенуын әйтте. Әмма хәзер без аларның гәүдәләрен Пакыстанга кайтару белән мәшгуль", - дип сөйләгән Талханың абыйсы. 

Наим Рәшиднең тагын бер улы яраланган, хәзер ул хастаханәдә. 

Фәрхәд Ахсан, 30 яшь

Фәрхәд Ахсан Яңа Зеландиягә 10 ел элек күчеп килгән, инженер-электрик булып эшләгән. 

Аның өч яшьлек кызы һәм яшь ярымлык улы ятим калган.

Хөсәен Әл-Умари, 35 яшь

Җомга саен Хөсәен башта мәчеткә, аннары әти-әнисе янына керә торган булган.

Соңгы мәртәбә Хөсәен әниләре белән пәнҗешәмбе көнне сөйләшкән. Аларның яңа автомобиль алуына шатланган.

Аның әти-әнисе Яңа Зеландиягә 1990 елларда Гарәп Әмирлекләреннән күчеп килә. Улларының үлеме турында рәсми хәбәр әле булмаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100