Яңа туган сабыйны сулы чиләккә салып салкында катырганнар

15 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com

Иркутск өлкәсенең Тайшетский районындагы Юрты бистәсе янында яңа туган сабый мәете табылган. Бу турыда Иркутск сайты хәбәр итте.

Яңа туган сабыйны сулы чиләккә салып, салкынга чыгарып куйганнар. Туңдырылган бала мәетен бистә читендәге чүплектән бер километр чамасы ераклыкта 12 мартта тапканнар. 

Хәзерге вакытта бала мәетен судмедэкспертлар тикшерә. Мәет эрегәч, белгечләр сабыйның ничек үлгәнен ачыклаячак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сабый туганда исән булганмы, әле үле килеш туганмы - бу сорауга да экспертлар җавап бирәчәк.

«Әлеге факт буенча тикшерү бара. Сабый малайның мәетендә көчләп үтерү эзләре күренми», — дип аңлатканнар Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсендә.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла