Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа Карашиде авылында бал кортлары этне үтергән

Авыл халкы умарта хуҗасын гаепләп, полициягә гариза язган.

news_top_970_100
Яңа Карашиде авылында бал кортлары этне үтергән
Башкорстанның Уфа районы Яңа Карашиде авылы халкы чаң суга. Авылда яшәүче бер кеше ихатасында бал кортлары асрый башлаган. Май аенда ул 10 умарта куйган. Җирле халык аны бу карарыннан кире кайтарырга тырышса да, ул аларны тыңламаган, бал кортлары берәүгә дә тимиячәк дип ышандырган, дип яза Башинформ

Шушы көннәрдә билгеле булганча, умартачы бал аертканда бал кортлары күче эткә ташланып, аны үтергән. Этнең хуҗалары "Башкортстан" телерадиокомпаниясе корреспондентларына этне бәйдә булуын әйткән. Хуҗалар, этне бәйләп, чыгып киткән. Кайтуларына эт инде үле булган. Хуҗалар ветеринар чакырткан, табиб этнең бал кортлары чагуыннан үлүен раслаган.

Сәетгалиевлар - умартачының терәлеп торган күршеләре икән. Берничә мәртәбә аларны бал кортлары тешләгән һәм алар күршедән умарталарны алып куюын үтенгәннәр. Әмма күрше умарталарын эт үлгәч кенә алып куйган. Хәзер аның ихатасында бер умарта калган, шуңа да карамастан, авыл халкы барыбер куркып яши, диелә хәбәрдә.

Умарта хуҗалары күршеләр һәм журналистлар белән сөйләшүдән баш тарткан. Яңа Карашиде авылында яшәүче берничә кеше, шул исәптән Сәетгалиевлар, полициягә гариза язганнар. Алар умартачыны законсыз рәвештә умарта асрауда гаеплиләр. Исегезгә төшерәбез, закон буенча, умарталар күрше участоктан 10 метр ераклыкта яисә ике метр биеклектәге койма артында урнашырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100